ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Госман Исхакый: “Ач тору фәкать Рамазан аенда гына булып, башка айларда Аллаһы Тәгалә иминлек, ризык, бәрәкәт бирсә иде”

9 сентябрь 2010, 15:18

Бүген “Татарстан –яңа гасыр” каналы Колшәриф мәчетендә укылган Ураза гаетен турыдан-туры трансляцияләде

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Татарстан –яңа гасыр” каналы Колшәриф мәчетендә укылган Ураза гаетен турыдан-туры трансляцияләде. Бу мәчеттәге гает чараларын Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый алып барды.
Мөфти хәзрәтләре үз вәгазен Аллаһы Тәгаләгә хәмед-сәламнәр җиткерүдән, гает иртәсендә кылган догаларның пәйгамбәр Мөхәммәд с.г.в.га, сәхәбәләргә, табигыйннарга, газиз болгар бабаларыбызга, Исламны күз нурларыннан артыграк саклап безгә җиткергән әби-бабаларыбызга сәлам булып барса иде дигән сүзләрдән башлап җибәрде.
“Мөбәрак булсын, Гает бәйрәмнәребез”, - дип, ул: “Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә илләребезгә, көннәребезгә - хәерле иминлекләр, тынычлыклар, авыруларга хәерле шифалар, тәүфыйксызлыкта, динсезлектә, намазсызлыкта, рузасызлыкта йөрүчеләрнең күңелләренә Аллаһы Тәгалә Ислам, һидаять нуры насыйп әйләсен”, - дип, сүзен дәвам итте.
Госман Исхакый сүзләренчә, елдан-ел җитәкчеләрдә дингә карата мәхәббәт, мөселманнарга хөрмәт арта. Дингә килүче яшьләр күбәя.
Мөфти хәзрәтләре Колшәриф мәчетенә Ураза гаетенә җыелучыларга РФ Президенты Дмитрий Медведевтан, РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путиннан, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевтән бәйрәм котлаулары килүен хәбәр итеп, алар белән таныштырды. “Бу телеграммалардан шул күренә: алар ни дәрәҗәдә исламны танып, киләчәген аңлап, һәм дә Россиягә Исламның көч бирәчәген, әхлак һәм тәрбия юлларына бик күп өлеш кертәсен алар белеп тора”, - диде ул.
Госман Исхакый Колшәриф мәчете төзелүгә сәбәп булган Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең тәбрикнамәсен дә укып узды. “Изге Рамазан шәриф ае быел да иманыбызны ныгытып, игелекле гамәлләргә рухландырды. Аларны тормышка ашыруда көч-куәт өстәде. Шушы мөкатдәс бәйрәм көнендә сезгә иң изге теләкләремне юллыйм. Мөэмин-мөселманнарның бәйрәме - мөбәрак, табыннары – түгәрәк, тормышы бәрәкәтле булсын, һәрбарчабызның гаиләсе, туганнары, дуслары исән-сау һәм бәхетле яшәсен. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән, киләсе Рамазан айларын да күрергә Аллаһ насыйп итсен”, - диелә котлауда. Мөфти хәзрәтләре, Үз чиратында: “Аллаһның рәхмәте яусын. Аллаһы Тәгалә сәламәтлеген, озын гомер биреп, киләчәктә аның тырышлыгы белән салынган Колшәриф мәчетендә бергәләшеп сәҗдә кылырга Аллаһы Тәгалә насыйп әйләсен”, - дип белдерде.
Госман Исхакый шулай ук бәйрәм котлауларының Россия мөфтиләр Советы рәисе Равил Гайнетдиннан, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдиннан, Әзербәйҗан, Чечен, Кыргызстан, Башкорстан мөфтиләреннән, Финляндиядә яшәүче кардәшләребездән, мөселман илләреннән килүен хәбәр итте.
“Аллаһы Тәгалә безне ризыктан тыелу белән сынады. Ач тору фәкать Рамазан аенда гына булып, башка айларда Аллаһы Тәгалә безгә иминлек, ризык, бәрәкәт бирсә иде. Аллаһы Тәгалә быел безнең барыбызны да корылык, кояш, су, җир тетрәүләр белән сынады”, - дип, мөфти хәзрәтләре авырлыкларга сабыр итәргә чакырды. Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкерана итәргә чакырып, ул корылык аркасында уңышның юкка чыгуын туры юлга кайту өчен бер гыйбрәт булуын, икмәкнең кадерен белергә кирәклеген билгеләп үтте. Узган ел ашлыкны кая куярга белмәүләрен, быел исә саламын да берничә тапкыр артыграк бәягә сатып алуны әйттеп үтте. “Аллаһның сынавы бу”, - диде хәзрәт, тәүбәгә килү зарурлыгын белдереп.
Госман хәзрәт Исхакый сүзләренчә, уразаның ләззәтен ураза тоткан кеше генә белә. Әмма ураза тотучыларны җәлләүчеләр дә юк түгел. “Кемне җәлләргә кирәк? 60-70 ел яшәп тә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән мәхрүм булган, 60-70 ел яшәп тә, бер көн ураза тотмаган, 60-70 ел яшәп тә, бер Аллаһыга сәҗдә кылмаган кеше ни дәрәҗәдә бай булса да, ни дәрәҗәдә шөһрәтле булса да, ул кеше кызганыч”, - диде мөфти. Ул бүгенге көндә Исламга яшьләрнең күпләп килүен белдерде.
Мөхтәрәм кардәшләрем, Аллаһы Тәгалә Рамазан белән Коръән дигән сүзне бер җөмләдә әйтеп, Рамазан аеның ни дәрәҗәдә бәрәкәтле икәнлеген әйтте. “Без “Рамазан ае бетте инде, рәхәтләнеп ашыйбыз”, дип сөенергә түгел, шушы шәрәфле, бәрәкәтле ай үтеп китте дип, борчылып, кайгырып, аны озатырга тиеш. Бүген ашап, Шәүвәл аеның тагын алты көнендә ураза тотсак, Пәйгамбәребез бу кешенең ел буе ураза тоткан кебек әҗерле булуын әйтте. Бу – сабырлык ае, бер-беребезнең хәлен белә торган, бер-беребезне гафу итә торган, гафу итешә торган, ризыкның, вакытның кадерен белә торган сабырлык ае, мөхтәрәм газиз кардәшләрем. Кайбер кешеләр үзләренең яман гадәтләрен Рамазаен аенда ташлап, киләсе айларда да тәмәкесеннән, аракысыннан, башка төрле зиналардан да тыела торган булалар. Рамазан ае -үзе бер мәдрәсә. Әлхәмдүлилләх, бу мәдрәсәне җиңел генә үттек, имтимханнарын җиңел генә бирдек”, - дип, хәзрәт бәйрәм белән котлады, гаеттә катнашучыларның өйләренә бәйрәм рухы алып кайтуларын теләп калды, иминлек, тынычлык сорап дога кылды.
Аннан соң Колшәрифкә җыелган мөселманнар гает намазын укыды.

 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10