ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Казанда “Идел буе ономастикасы” дигән форум башлана

14 сентябрь 2010, 09:20

Казанда узучы Халыкара форумга Россиянең 27 шәһәреннән, шулай ук Төркия, Германия, Әзербайҗан, Казакъстан, Эстония, Чехия һәм Украинадан галимнәр киләчәк

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Волгоград дәүләт педагогика университеты, Россия Фәннәр академиясенең Н.Н.Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институты катнашында “Идел буе ономастикасы” дип исемләнгән XII Халыкара конференция үз эшен башлый.
Конференциянең инициаторы һәм оештыручысы – танылган рус галиме Владимир Никонов (1904-1988). Беренче конференция 1967 елда В.Никоновның туган җирендә - Ульяновскида уза. Әлеге конференциядә катнашучылар арасында Казан ономастика мәктәбенә нигез салучы Гомәр Саттаров та була. 1969 елда “Идел буе ономастикасы” – Горькийда (хәзерге Түбән Новгород), 1971 елда Уфада үткәрелә.
Казанда узучы Халыкара форумга Россиянең 27 шәһәреннән галимнәр, шулай ук Төркия, Германия, Әзербайҗан, Казакъстан, Эстония, Чехия һәм Украинадан ономастика мәктәбе вәкилләре киләчәк, дип хәбәр итә Казан (Идел буе) федераль университетының матбугат үзәге.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10