ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

17 сентябрьдә КФУда профессор Вахит Хаков истәлегенә багышланган региональ фәнни-гамәли конференция ачыла

16 сентябрь 2010, 15:31

Иң яхшы чыгыш ясаучыларга В.Хаков исемендәге махсус стипендия биреләчәк

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”). Иртәгә - 17 сентябрьдә Казан федераль университетында университетның атказанган профессоры Вахит Хөҗҗәт улы Хаков истәлегенә багышланган региональ фәнни-гамәли конференция ачыла. Конференциядә КФУ, Казанның һәм Татарстанның башка югары уку йортларыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән студентлар һәм аспирантлар катнашачак. Иң яхшы чыгыш ясаучыларга В.Хаков исемендәге махсус стипендия биреләчәк.
Вахит Хаков – мәшһүр тел белгече, филология фәннәре докторы. Ул Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең академигы, Австралиядәге “Җир шарында гуманизм һәм Гаделлек өчен” дигән халыкара Рыцарьлар Конфедерациясенең әгъзасы кебек мактаулы исемнәрне йөртте.
Галим үзенең бөтен гомерен татар телен фәнни яктан өйрәнүгә багышлады. В.Х.Хаковның фәнни эшчәнлеге татар теле белеменең күп төрле өлкәләрен колачлый: әдәби тел тарихы, стилистика, борынгы төрки язма истәлекләрнең теле, социолингвистика, лексикология, фразеология, этимология, орфография, тел культурасы, мәктәптә татар язучыларының телен өйрәнү методикасы һ.б. 1960 нчы елдан башлап галимнең 30га якын монографиясе, дәреслекләре, уку-укыту әсбаплары, 500 дән артык фәнни һәм фәнни-методик хезмәтләре басылып дөнья күрде, дип хәбәр ителә Казан федераль университеты рәсми сайты.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10