ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Башкортстанда танылган язучы Ибраһим Абдуллинны искә алалар

20 сентябрь 2010, 13:22

Уфада танылган татар язучысы Ибраһим Абдуллинны искә алуга багышланган чаралар башланды

(Уфа, 20 сентябрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфада бүген танылган татар язучысы Ибраһим Абдуллинны искә алуга багышланган чаралар башланды. Алар талантлы әдипнең тууына 90 ел тулу уңаеннан оештырыла
Искә алу һәм хәтер чараларында катнашучылар иң башта Ибраһим Абдуллин соңгы елларда яшәгән йорт дивары алдына чәчкәләр салды. Анда атаклы әдипкә истәлек ташы урнаштырылган. Аннан искә алу чарасында катнашучылар башкаланың мөселман зиратына барып анда язучының каберенә чәчкәләр салды һәм истәлекләре белән уртаклашты.
Хәтер чаралары Шаран районында да үтәчәк. Ибраһим Абдуллин тумышы белән шул районнан иде. Андагы искә алу чараларына Уфадан әдипнең туганнары һәм язучылар, журналистлар барачак, дип көтелә.
И. Абдуллин Шаран районының Зирекле авылында туып үсә. Зирекледә танылган якташларының истәлеген мәңгеләштерү өчен кайбер эшләр башкарылган да инде. Шаран районы хакимияте карары белән, Зирекле урта мәктәбенә Ибраһим Абдуллин исеме бирелгән. Әдипнең музеен булдыру буенча да байтак эшләр алып барыла. Ибраһим Абдуллинны әдәбият сөючеләр талантлы прозаик һәм драматург буларак белә. Аның шигырьләренә композиторлар язган байтак җырлар да халык арасында популяр булып китте.
И. Абдуллин милләте белән татар. Башкортстандагы башка күп кенә татар әдипләре кебек үк, башкорт әдәбияты үсешенә зур өлеш кертте ул. Бөек Ватан сугышы юлларын үтеп, күп кенә хәрби бүләкләр алып, туган ягына исән әйләнеп кайткач, үзен башта журналист эшчәнлегенә, ә аннан соң язучылыкка багышлый. 1946 елда аның «Ул Уралдан иде» дип аталган тәүге хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң аның бер-бер артлы проза китаплары басыла башлый. Зур күләмле әсәрләреннән «Хуш, Рим». «Тол хатыннар еламый», «Кош юлыннан барам» дигән романнары укучыларның сөюен яулады. Бу китаплар рус телендә дә басылып чыкты.
Милли драматургия үсешенә дә зур өлеш кертте талантлы әдип. Аның «Тиле яшьлек», «Их, Өфе кызлары», «Яратам, яратам», «Җыр булып кайтырмын», «Айсылуның айлы кичләре», «Төшләр озын булмый», «Күңелләргә пәрдә кормагыз» дигән пьесалары Башкортстан, Татарстан һәм башка төбәкләр театрларында сәхнәләштерелеп, озак еллар репертуардан төшмәде.
Әдипнең шигырьләренә язылган «Үз ягыма кайтсам», «Агыйделдә боз китә», «Яратам, яратам», «Баҗалар», «Зөлфия» һәм башка бик күп исемдәге җырлар әле булса эфирда яңгырый һәм җырчылар репертуарына кертелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10