ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфа “Нур” татар театры сәнгать елын башлый

28 сентябрь 2010, 11:29

Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры иҗат көчләре үз тамашачыларына җәй айларында Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” исемле драма әсәрен әзерләде

(Уфа, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры бүген үзенең яңа иҗат мизгелен ача. 19нчы сәнгать елын нурлылар яңа премьера белән башлап җибәрә.
Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры иҗат көчләре үз тамашачыларына җәй айларында Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” исемле драма әсәрен әзерләп өлгертте. Әсәрне сәхнәгә режиссер Илдар Вәлиев куйды. “Нур” театры быел янә дә татар классикасына мөрәҗәгать итеп, аңа заманча сулыш кына өреп калмый, ә ике чор, ике гасыр кешеләре арасында үзенчәлекле чагыштыру ясап, бертөрле заман образын күз алдына бастыра.
Комедиягә көйләрне композитор Урал Иделбаев язган, биюләрне Сәлимә Әминева куйган. Сәхнә рәссамы – Азамат Гыйләҗев.
Спектакльнең тагын бер үзенчәлеге – анда төп рольне режиссер Илдар Вәлиев, Башкортстанның атказанган артисты Марат Исхаков белән дубльдә, башкарачак.
Тамашада шулай ук театрның әйдәүче актерлары Мәхмүт Фатыйхов, Сәвия Сираева, Резидә Зарипова, Айрат Фатыйхов һәм башкалар искиткеч матур образлар тудыра.
Яңа премьераны нурлылар иртәгә дә күрсәтәчәк. Билетлар сатылып та беткән инде, димәк театр сәнгатен сөючеләр җәйге яллар чорында милли сәнгатебезне сагынып та өлгергән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10