ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфада танылган татар шагыйре Рафаэль Сафинның җыентыгы чыкты

28 сентябрь 2010, 18:17

Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” дәүләт нәшриятында чыккан “Кыр казлары” җыентыгына Рафаэль Сафинның төрле елларда иҗат ителгән әсәрләре кергән

(Уфа, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат иткән күренекле татар шагыйре Рафаэль Сафинның истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән чираттагы игелекле эш башкарылды. Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” дәүләт нәшриятында чыккан “Кыр казлары” җыентыгына Рафаэль Сафинның төрле елларда иҗат ителгән әсәрләре кергән.
Рафаэль Сафин Башкортстанның Кыйгы районындагы Еланлы исемле татар авылында туып үсә. Уфага күчеп килгәч, 9нчы санлы мәктәп-интернатта, аннан соң Музыка училищесында укый ул. Әмма шул елларда ук татар егете әдәби иҗатка да тартыла башлый һәм, училищены тәмамлауга ук, Мәскәүдәге М. Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керә.
Уфага әйләнеп кайткач, Рафаэль Сафинның бар гомере әдәби иҗатка һәм журналистикага багышланды.1956 елда аның “Тормыш кушуы” дип исемләнгән беренче җыентыгы дөнья күрә, аннан соң аның дистәләрчә китабы басылып чыкты. Төрле газеталарда һәм журналларда эшләде Рафаэль Сафин һәм БР Язучылар берлеге идарәсе рәисенең урынбасары вазыйфаларын да башкарды.
Рафаэль Сафин үзен оста драматург итеп тә танытты. Аның “Янбикә”, “Тилекәй”, Газизәкәй балдыз”, “Кыр казлары” дигән пьесалары буенча сәхнәләштерелгән спектакльләр озак еллар төрле театрларның репертуарыннан төшмәде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10