Татар дөньясы

Уфада күренекле татар галиме Радик Сибәгатовны искә алдылар

6 октябрь 2010, 16:11

Радик Сибәгатов гомеренең соңгы ун елында татар милли хәрәкәтендә дә бик ихлас катнашты һәм халкыбыз мәнфәгатьләрен яклауга күп көч салды

(Уфа, 6 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан дәүләт университетында бүген “Сибәгатов укулары” дигән фәнни-мәдәни чара булып үтте. Ул танылган татар галиме, профессор һәм татар милли хәрәкәтенең элекке актив әгъзасы Радик Гали улы Сибәгатовны искә алуга багышланды.
Гыйльми мәҗлестә Башкортстанның танылган галимнәре, мөгаллимнәр, татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре һәм биредә укучы талиплар катнашты. “Сибәгатов укулары” барышында галимнең тормыш юлы турында да, аның фәнни һәм мөгаллимлек эшчәнлеге хакында да бай мәгълүматлы чыгышлар тыңланды. Чарада катнашучылар “Сибәгатов укуларын” ел саен оештыру кирәклеген дә ассызыклады.
Радик Гали улы Сибәгатов гомеренең соңгы 35 елын Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында мөгаллимлек эшенә багышлады. Шуның 16 елында бу кафедрага җитәкчелек итте ул. Аның филологик фән өлкәсендәге яңа ачыш булган гыйльми хезмәтләре Башкортстанда гына түгел, ә Татарстанда һәм башка төбәкләрдә дә киң мәгълүм. Үзе дә 1987 елда ук фән докторы дәрәҗәсен алган күренекле галим татар кафедрасында югары әзерлекле галимнәр һәм мөгаллимнәр коллективы туплый алды.
Радик Сибәгатов гомеренең соңгы ун елында татар милли хәрәкәтендә дә бик ихлас катнашты һәм халкыбыз мәнфәгатьләрен яклауга күп көч салды. Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең алыштыргысыз урынбасары иде ул. Радик ага Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы алу өчен көрәшнең алгы сафында булды. Аның бу юнәлештә башкарган олуг эшләренә Уфада әле үткән хәтер кичәсендә дә бик күп мактау сүзләре әйтелде.
Университет мөгаллиме, профессор Камил Дәүләтшин әйтүенчә, Радик ага Сибәгатов Башкортстанда татар теленә дә үзенең лаеклы дәрәҗәсен таләп итеп күп эшләр башкарды, хәзер инде бу эшне азагына җиткерү өчен яшь буын милләтпәрвәрләр тынгысыз хезмәт салырга тиеш.
Хәтер кичәсендә чыгыш ясаучылар, гомумән, Радик Гали улы Сибәгатовның тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге хакында бихисап җылы сүзләр әйтте һәм аның истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән үз тәкъдимнәре белән уртаклашты.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10