ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татарның күренекле галиме Миркасыйм Госманов вафат булды

11 октябрь 2010, 10:29

Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов халык күңелендә күренекле язучы, әдәбият белгече һәм тарихчы-галим булып истә калыр

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Бүген төнлә Казанда 76 яшендә тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясе академигы Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов вафат булды. Казан федераль университетының Татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканатында хәбәр иткәнчә, иртәгә аны Казанда җирләячәкләр.


Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов халык күңелендә күренекле язучы, әдәбият белгече һәм тарихчы-галим булып истә калыр.
Ул 1934 елның 31 маенда Көнбатыш Кытайның Синьцзян провинциясендәге (Шәркый Төркестандагы) Голҗа шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә.

XIX йөзнең 20 елларында ук аның бабалары башка күп кенә кавемдәшләре кебек үк бәхет эзләп хәзерге Казакъстан җирләренә күчеп китә. Анда алар игенчелек, умартачылык һәм соңрак сәүдә белән шөгыльләнәләр. 1917 елда, бөек социаль тетрәнүләр чорында, Госмановлар гаиләсе вакытлыча гына, "яхшы заманнар җиткәнчегә кадәр" Россиянең концессиясе булган Голҗа шәһәренә күченеп китә. 1917 елдан соң чикләр ябылгач, гаилә Кытайда яшәп кала.
1944—1951 елларда бу төбәктәге җирле халык арасында социалистик идеяләр торган саен киңрәк колач җәя бара. 50 еллар уртасында җирле татарлар арасында Ватанга кайту фикере тагын да көчәя, һәм 1955 елда Госмановлар гаиләсе СССРга (Казакьстанга) күчеп кайта.

1958 елда ул Казанга килеп университетка укырга керә. Башта ул тарих-филология факультетының татар филологиясе бүлегендә, ә III курсны тәмамлагач тарих бүлегенә күчерелә һәм СССР тарихы кафедрасында чыганакчылык гыйлеме белән махсус шөгыльләнә башлый. Университетта уку дәверендә үк ул студентларның фәнни-тикшеренү эшенә керешеп китә, фольклор һәм археологик экспедицияләр эшчәнлегендә актив катнаша. Университетта уку дәверендә үк аның мәкаләләре республика матбугатында күренә башлый. Ә Җүчи Олысының (Алтын Урданың) башкаласы Яңа Сарайда археологик, казу эшләре вакытында табылган бер язма истәлек турындагы Мәскәүдә басылган мәкаләсе белән студентларның фәнни эшләре күргәзмәсендә катнашып, Бөтенсоюз Халык Хуҗалыгы Казанышлары (ВДНХ) медаленә лаек була. Университетны тәмамлаганда язган диплом эше дә Мәскәүдә басыла һәм шул аның кандидатлык диссертациясенә өлеш була.

Университетны тәмамлагач, М.Госманов СССР тарихы кафедрасында калдырыла, 1964—1967 елларда аспирантурада укып, 1968 елда ХУП—ХУШ йөз татар тарихи чыганакларын тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый. 1967 елдан башлап ул СССР тарихы кафедрасында укытучылык эшчәнлеген башлап җибәрә. 1981 елда ХIV-ХVI йөзләрдәге Җүчи Олысының ярлыкларына кагылышлы темага докторлык диссертациясе яклап доктор һәм соңрак профессор дәрәҗәләрен ала, 1982 елдан совет чорына кадәрге СССР тарихы кафедрасы, ә 1989 елда яңа ачылган татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында үзе оештырган татар халкы тарихы кафедрасын җитәкли. Бер үк вакытта ул 1988 елда кафедра каршында фәнни-тикшеренү археографик лабораториясенә дә нигез сала, 1985—1991 елларда Казан дәүләт университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры һәм ректор Вазыйфаларын башкаручы булып та эшли. М. Госмановның укытучылык эшчәнлеге, традицион дисциплиналардан лекцияләр курсы уку белән беррәттән, Идел-Урал буе халыклары тарихы чыганакчылыгы, иске татар палеографиясе кебек яңа курслар барлыкка китерү белән бергә үрелеп бара. 1968 елдан алып 1985 елга кадәр ул Татарстан тарихы буенча специализациянең (җирле тарих буенча махсус белем алучы төркемнең) җитәкчесе дә була.


Башкалабыз Казанга 1000 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча республика комиссиясе әгъзасы сыйфатында М. Госманов 1998—2000 елларда Җүчи Олысы тарихы, Урта Иделнең тарихи географиясе һәм безнең төбәктә шәһәрләр барлыкка килүе һәм үсешенә багышланган өч халыкара конференцияне оештыруда һәм фәнни яктан җитәкчелек итүдә, шулай ук федераль программа кысаларында үткәрелә торган "Бөек Идел юлы" халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашты.


Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, профессор һәм язучы М. Госманов тарафыннан барлыгы 450 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 12 монография һәм җыентык бастырылган. Галимнең күп кенә мәкаләләре Алмания, АКШ, Төркия, Франция, Тайвань, Көньяк Корея һәм башка илләрдә нәшер ителүче фәнни журнал һәм җыентыкларда басылган. АКШ һәм Венгрия галимнәре белән берлектә Берлин һәм Сегедта татарча тарихи чыганаклар буенча ике китабы дөнья күрде. Моннан тыш, 30 дан артык китап, тикшеренү галимнең мөхәррирлегендә һәм эшкәртүендә дөнья күрде. Педагог-галим буларак М. Госманов фәнни алмаш әзерләү өлкәсендә дә уңышлы эшләде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10