ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Казан мэры итеп Илсур Метшин сайланды

27 октябрь 2010, 11:35

Ул мэр һәм шәһәр Думасы рәисе вәкаләтләрен дәвам итүгә алынды

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген II чакырылыш Казан шәһәре Думасының I сессиясе бара.
Анда, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставының 33 маддәсенә ярашлы рәвештә, яшерен тавыш бирү нәтиҗәләр буенча, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы итеп, 46 тавыш белән, Илсур Метшин сайланды. Шул рәвешле, мэр шәһәр Думасы рәисе вазифаларына да кереште. КПРФ фракциясеннән тәкъдим ителгән Илгизәр Вәлиев өчен исә 3 депутат тавыш биргән иде.

Искәртеп үтәбез: бүгенге сессиядә 50 депутатның 49ы катнаша.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10