ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Уфада күренекле татар галиме Рифат Мәүлетовны искә алалар

2 ноябрь 2010, 10:41

Шушы уңайдан Уфада яшьләрнең “Мәүлетов укулары” дип аталган Бөтенроссия фәнни-техник конференциясе оештырылды

(Уфа, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәгән күренекле татар галиме, озак еллар Уфа дәүләт авиация институты ректоры булып эшләгән Рифат Рәхмәтулла улы Мәүлетовны искә алулар башланды. Шушы уңайдан Уфада яшьләрнең “Мәүлетов укулары” дип аталган Бөтенроссия фәнни-техник конференциясе оештырылды.
Әлеге җыенны ачар алдыннан, анда катнашучылар Уфа дәүләт авиация-техник университеты бинасы диварына Рифат Мәүлетов истәлегенә куелган мәрмәр такта алдына чәчәкләр салу тантанасына килде. Аның каберенә барып искә алу мәрәсиме дә оештырды.
Рифат Рәхмәтулла улы Мәүлетов Башкортстанның Бүздәк районындагы Шланлыкул исемле татар авылында туып үсә. Урта мәктәпне бетергәч, Уфа дәүләт авиация институтына укырга керә һәм аны тәмамлагач, шунда мөгаллим булып эшли башлый. 1960-1961 елларда Р. Мәүлетовны уку һәм укыту эшләре буенча проректор итеп тәгаенлиләр. Аннан соң ул 30 елдан артык ректор вазыйфаларын башкара. Уфа дәүләт авиация институтын бар Россиягә танытуга ирешә булдыклы милләттәшебез. Үзе дә тынгысыз хезмәте өчен бик күп мактаулы исемнәр һәм гыйльми дәрәҗәләргә лаек була. Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, техник фәннәр докторы Рифат Мәүлетов 100 дән артык фәнни хезмәт, 16 монография һәм дәреслек авторы да.
Әле Уфада үткән “Мәүлетов укулары” Бөтенроссия фәнни-техник конференциясендә илнең барлык төбәкләрендә эшләүче авиация югары уку йортлары һәм аэрокосмос университетлары вәкилләре, шулай ук Башкортстанның югары уку йортлары җитәкчеләре, республика Халык мәгарифе министрлыгы вәкилләре катнашты. Конференциядә мәктәп укучылары, талиплар, аспирантлар һәм төрле ширкәтләр хезмәткәрләре, инженерлары үз докладлары белән чыгыш ясады. “Мәүлетов укулары” ел саен үткәрелүче матур чарага әверелде. Ул сәләтле яшьләрне ачыклауга да булышлык итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10