ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Уфада танылган галим Мидхәт Гайнуллинны искә алалар

13 ноябрь 2010, 14:24

Башкортстандагы танылган татар галиме, филология фәннәре докторы, профессор Мидхәт Гайнуллинның тууына 85 ел тулды

(Уфа, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы танылган татар галиме, филология фәннәре докторы, профессор Мидхәт Гайнуллинның тууына 85 ел тулды. Шушы уңайдан үзе озак еллар эшләгән Башкортстан дәүләт университетында бүген аны искә алу чарасы булып үтте.
Күренекле шәхес, оста оештыручы, талантлы язучы һәм әдәбият белгечен хөрмәтләп искә алуга йөзләрчә кеше – аның шәкертләре һәм бергә эшләгән хезмәттәшләре килгән иде. Бер төркем мөгаллимнәр һәм талиплар Мидхәт Гайнуллин соңгы елларда яшәгән йорт янына килеп, аның хөрмәтенә урнаштырылган истәлек тактасы каршына чәчкәләр дә салды.
Мидхәт Фазлый улы Гайнуллинны Башкортстанда белмәгән кеше юктыр да. Башкортстан дәүләт университетында 30 ел буе проректор вазыйфасын башкарган атаклы шәхес чынлап та бар кеше өчен билгеле һәм ачык күңелле шәхес иде.
М. Гайнуллин Башкортстанның Бүздәк районындагы Бәләкәй Өчтүбә исемле татар авылында туып үсә. 17 яшендә үк, үзе теләп, Чиләбе авиамеханиклар училищесына укырга китә. Ә аннан соң фронт юлларын азагынача үтәргә туры килә аңа. Җиңүне дә Германия җирендә каршылый ул. Сугыштан 1946 елда гына әйләнеп кайта ул туган якларга. 1947 елда Башкортстан дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Аннан соң СССР Фәннәр академиясенең Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтының аспирантурасына кабул ителә һәм аны да уңышлы тәмамлый.
Атаклы милләттәшебезнең бар хезмәт юлы Башкортстан дәүләт университеты белән бәйле. Биредә ул филологларга һәм журналистларга белем биреп кенә калмый, ә 30 ел буе ректорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары йөген дә тарта. Шул ук вакытта фәнни һәм әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнергә дә вакыт таба талантлы шәхес.
Университетта үткән бүгенге Хәтер һәм кадер чарасында Мидхәт Фазлый улының тырыш хезмәтенә генә түгел, ә аның искиткеч матур кешелек сыйфатларына да югары бәя бирделәр. Чыгыш ясаучылар танылган галимнең истәлеген мәңгеләштерү өчен үзләренең киңәш-теләкләрен дә әйтте.
Киләсе атнада Башкортстан дәүләт университетының филология һәм журналистика факультетларында Мидхәт Гайнуллинның истәлегенә махсус укулар һәм дәресләр үткәрү каралган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10