ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Татар дөньясы

Журналист Фәрит Сәйфелмөлеков 80 яшьлеген билгеләп үтә

19 ноябрь 2010, 16:13

Юбиляр РФ Президенты Указы белән Мактау ордены белән бүләкләнәчәк

(Мәскәү, 19 ноябрь, «Татар-информ», Динә Галәветдинова). Бүген журналист -  гарәп илләрен өйрәнүче Фәрит Сәйфелмөлеков Мостафа улына 80 яшь тулды. Юбилярны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәүнең Төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәсим Акчурин һәм Мәскәү өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Мөхтәсаров котлады.
Очрашу Фәрит Сәйфелмөлековның фатирында узды. Равил Әхмәтшин Фәрит Мостафа улына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан хат тапшырды. Аерым алганда, хатта: “Бу көнне татарстанлылардан һәм шәхсән үземнән хөрмәтемне белдерәм, Татарстанга игътибарыгыз, Мәскәү татарларының җәмәгатьчелек тормышында катнашуыгыз өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезгә сәламәтлек һәм иминлек, рухи күтәренкелек, иҗат уңышлары телибез”, диелгән.
Шулай ук Равил Әхмәтшин Россия Федерациясе Президенты Фәрит Сәйфелмөлеков Мостафа улын мәдәният, матбугат өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Мактау ордены белән бүләкләү турындагы Указга кул куюы хакында белдерде. Рөстәм Миңнеханов орденны декабрьдә  журналистның юбилее уңаеннан тантаналы чаралар вакытында тапшырачак.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле юбилярга ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТРның РФдагы тулы вәкаләтле вәкиллеге, Бөтендәнья татарлар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Яңа гасыр” ТРК” ААҖ генераль директоры Илшат Әминов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуровтан хатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Равил Әхмәтшин Фәрит Мостафа улына Казанда Татарстан журналистлары өчен мастер-класслар үткәрергә һәм студентлар белән очрашырга тәкъдим итте. “Сезне Татарстанда яраталар һәм хөрмәт итәләр. Сезнең тәҗрибәгез безнең яшьләр өчен файдалы булыр иде”, - дип өстәде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10