Мәдәният

Казанда Мәсгут Имашевның юбилей кичәсе үтәчәк

22 ноябрь 2010, 14:37

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле композитор Мәсгут Имашевка 80 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе үткәрелә

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле композитор, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Имашевның 80 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе үткәрелә.
Мәсгут Имашев 1930 елда Пермь өлкәсе Барда районының Каенавыл дигән авылында дөньяга килгән. Сабый чактан ук ятим калып, бабасы йортында тәрбияләнгән. Үсә төшкәч, Иске Чат, аннан туган авылында авыл Советы секретаре, соңрак клуб һәм уку йорты мөдире булган. Аннан соң язмыш аны Пермь шәһәренә алып килгән. Ул, ФЗО мәктәбен тәмамлап, Мотовилиха хәрби заводында тимерче-штамповщик булып, аннан соң Пермь хәрби-механика техникумын тәмамлап, икенче бер заводта мастер булып эшләгән.
1950 еллар ахырында Казаннан килгән артистлар аның талантын, көчле, матур тавышын күреп, Казанга укырга килергә тәкъдим итәләр. 1958 елда ул Казан консерваториясенең хәзерлек бүлегенә укырга керә һәм аны 1963 елда җырчы белгечлеге буенча тәмамлап чыга.
Мәсгут Имашев – күп кырлы шәхес. Ул драма артисты да, композитор да, мөгаллим да. Ул үз вакытында ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, аннары театр, эстрада сәнгате өчен белгечләр хәзерләүче, театр композиторы булды. Мәсгут Имашев Әлмәт музыка училищесын оештыручысы, аның беренче директоры булды. Казанның П.И.Чайковский исемендәге музыка мәктәбе, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры сыйфатында сәнгатькә хезмәт итте. Бүген дә ул Казан театр училищесы белән җитәкчелек итә.
Халыкка Мәсгут Имашев композитор һәм җырчы буларак танылды, җырлары милләтебезнең рухи байлыгына әйләнде. Аның «Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» кебек музыка әсәрләре татар җыр сәнгатенең алтын фондына керделәр.
Бүген Мәсгут Имашевны юбилее белән котларга аның якыннары, якташлары, хезмәттәшләре киләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10