ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Уфада яшәүче татар шагыйре юбилеен билгеләп үтә

24 ноябрь 2010, 11:10

Бүген Уфада яшђњче танылган татар шагыйре џђм журналист Мљхђммђт Закировка 60 яшь тулды

(Уфа, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада яшәүче танылган татар шагыйре һәм журналист Мөхәммәт Закировка 60 яшь тулды. Шушы уңайдан Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары берләшмәсендә ихлас котлаулар кабул итә ул.
Талантлы шагыйрь үзенең шушы юбилеена кайбер бүләкләр дә алды. Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге дәүләт “Китап” нәшриятында аның “Туган йорт” исемле шигырьләр җыентыгы 2 мең данәдә басылып чыкты. Шулай ук Мөхәммәт Тәфтизани улы Закиров үзенең туган ягы Караидел районының абруйлы бүләгенә дә лаек булды. Әдәбият һәм туган якны өйрәнү өлкәсендәге уңышлары, иҗатындагы үзенчәлекле яңалыклар өчен, Караидел районының Гаян Локманов исемендәге премиясе һәм лауреат дипломы белән бүләкләнде талантлы милләттәшебез.
Мөхәммәт Закиров Башкортстандагы татар шагыйрьләре арасында үзенчәлекле таланты белән аерым бер урын алып тора. Күп шагыйрьләр кебек үк, көнитмеш өчен журналистика өлкәсендә дә эшли ул. Бүгенге көнгә кадәр Мөхәммәт Закиров республикада татар телендә чыгучы “Кызыл таң” газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлегендә хезмәт итте. Аның тирән эчтәлекле язмаларын башка басмаларга да ихластан алып торалар. Мисал өчен, “Татарские новости” газетасында да шундый мавыктыргыч язмасы өчен бүләк алган иде ул. Мәскәүдә татар һәм рус телләрендә нәшер ителүче “Татарские новости” газетасы оештырган бәйгедә җиңеп чыкты М.Закиров. Талантлы каләм әһеленең якташы, күренекле экстрасенс Фәнил Җиһаншин хакында язган “Караиделдә туган пәйгамбәр” исемле язмасы 10 мең сумлык икенче призга лаек булды ул чакта.
Журналистика өлкәсе күп вакытын алса да, Мөхәммәт әфәнде шигърияттә дә үзен оста каләм иясе итеп танытты. Иҗаты кайбер шагыйрьләрнеке кебек мул булмаса да, аның һәр язган әсәре истә кала торган, тирән мәгънәгә, ялкынлы хисләргә бай. Берничә ел элек Мөхәммәт Закировның татар телендә “Кылычка кунган сандугач” дип аталган җыентыгы да дөнья күргән иде. Бу исем аның шул җыентыгындагы бик тирән мәгънәле шигыреннән алынган. Ул китапны хәзер кибетләрдән табып булмый инде.
Тормышта бик тыйнак кеше ул. Үзенә әллә ниләр даулап йөрмәгәнгә күрә, бүгенге көндә дә тулай торактагы бер бүлмәдә яшәп көн күрә. Уфада журналистларга биргән бер әңгәмәсендә ул бу хәлнең, ни гаҗәп, иҗатка ярдәм итүе хакында белдергән иде. Монысы белән килешү читенрәк, әлбәттә, ләкин төшенкелеккә бирелмәве үк аңа хөрмәтне арттыра.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10