ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Башкортстанда танылган язучы Мияссәр Басыйровны искә алалар

25 ноябрь 2010, 11:07

Бу чаралар талантлы әдипнең тууына 80 ел тулуга багышлана

(Уфа, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат иткән танылган татар язучысы Мияссәр Басыйровны искә алу чаралары башланды. Бу чаралар талантлы әдипнең тууына 80 ел тулуга багышлана.
Уфада язучыларның әдәбият музеенда Мияссәр Басыйровның тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә почмак та әзерләнде. Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары берләшмәсендә танылган язучыны искә алу кичәсе оештырыла.
Мияссәр Мәсәгуть улы Басыйров Башкортстанның Бакалы районындагы Иске Балыклы дигән татар авылында туып үсә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли. 1948 елда ФЗОга укырга керә. Бер ел Иркутски өлкәсендә шахтада эшли. 1949-1952 елларда Башкортстан театр училищесында белем ала. Ә 1959 елда Башкортстан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Аннан соң Мияссәр Басыйровның бар тормышы журналистика һәм язучылык эше белән бәйле була.
Яшьтән үк әдәби иҗатка тартылган татар егете алтмышынчы еллардан бер-бер артлы яңа әсәрләрен яза. Аның “Мин синеке, тормыш”, “Бөркет күтәрелер үргенәм”, “Йөрәгем – гомер сәгатем”, “Багышлау”, “Елларым – җилкәннәрем” исемле шигырь җыентыклары дөнья күрә. Аннан соң ул үзенең атаклы якташы, күренекле милләттәшебез, Чехословакиянең Милли батыры Даян Мурзин хакында “Кара сакаллы генерал” дигән документаль повесть иҗат итә. Әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә җимешле эшләде М. Басыйров.
Башкортстанның бер төркем язучылары, журналистлар һәм Мияссәр Басыйровның туганнары, дуслары ул Уфада соңгы елларда яшәгән йортның диварына урнаштырылган мәрмәр такта каршына чәчкәләр салу тантанасында катнашты. Әле Бакалы районы мәктәпләрендә һәм китапханәләрдә якташ әдипне искә алу уңаеннан махсус дәресләр һәм китап укучылар конференцияләре дә үтә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10