ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Идел-йорт” халык театрлары фестивалендә җиңүчеләрне котлаячаклар

26 ноябрь 2010, 16:09

29 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Идел-йорт” X республика халык театрлары фестивален ябу тантанасы узачак

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). 29 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында татар халык театрлары режисерлары өчен күрсәтмә дәресләр оештырылачак. Бу көнне кичке 18 сәгатьтә “Идел йорт” X республика халык театрлары фестивален ябу тантанасы узачак.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиеваның катнашуы көтелә.
Кичә барышында Әтнә халык театры Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куйган “Мулла” спектаклен күрсәтәчәк.
“Идел-йорт” Х республика халык театрлары фестивале үзешчән театр сәнгатен үстерү, үзешчән артистларның башкару осталыгын, режиссер эшләренең дәрәҗәсен күтәрү, халык театрлары тарафыннан үзара эш тәҗрибәсе белән алмашу; профессиональ театрлар белгечләре һәм артистлары тарафыннан халык театрларына методик ярдәмне күрсәтү максатыннан үткәрелә.
Фестивальнең беренче туры республика районнарында һәм шәһәрләрендә узган иде. Анда 100гә якын халык театры катнашты. Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә, Буа, Алексеевскида узган зональ ярышларда исә 44 спектакль күрсәтелде. Фестивальнең өченче туры 29 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Казанда үткән иде. Жюри Чирмешән, Нурлат, Азнакай, Мамадыш, Мөслим, Бөгелмә, Чүпрәле, Актаныш, Апас, Әтнә, Кукмара, Балык Бистәсе районнары, Казан шәһәре тәкъдим иткән 16 спектакльне карады. Алар арасында Туфан Миңнуллиның «Ай булмаса, йолдыз бар», Ә.Атнабаевның «Ана хөкеме», Данил Салиховның «Әни буласы килә», Фоат Садриевның «Безнең авыл кызлары», Мирсәй Сәлимҗановның «Тормыш җыры», Михаил Рощинның «Эшелон» һәм башка спектакльләр бар.
Өченче ярыш нәтиҗәләре буенча, жюри республиканың иң яхшы халык театрларын билгеләде. Гран-при иясе Туфан Миңнуллиның “Мулла” спектакле өчен Әтнә район Мәдәният йорты халык театры (режиссер – Рамил Фазлыев) була. I дәрәҗә лауреаты исемен Фәүзия Бәйрәмова пьесасы буенча куелган “Безне онытмагыз...” спектакле өчен (режиссер Марат Баязитов) Мамадыш районы Мәдәният йорты ала. II дәрәҗә лауреаты исеменә Ә.Атнабаевның “Ана хөкеме” (режиссер Нур Хөсәенов) спектакле өчен Актаныш районы Иске Кормаш авылы Мәдәният йорты халык театры лаек дип табыла. III дәрәҗә лауреаты дип Мостай Кәримнең “Кыз урлау” спектакле өчен (режиссер – Рамил Сәләхетдинов) Кукмара районы Мәдәният йорты халык театры табыла. Декадада катнашкан башка театрлар “Дипломант” исеменә лаек була. Спектакльләрдә 1300 үзешчән актер катнаша. Алар арасында мәктәп укучылары, студентлар, мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, бухгалтерлар, шәфкать туташлары, сатучылар, инженерлар һәм башка һөнәр ияләре бар, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10