ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Уфада татар галиме Суфиян Сафуановны искә алалар

30 ноябрь 2010, 11:41

Башкортстандагы күренекле татар галиме, филология фәннәре кандидаты, профессор Суфиян Сафуановның вафатына бер ел булды

(Уфа, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы күренекле татар галиме, филология фәннәре кандидаты, профессор Суфиян Сафуановның вафатына бер ел булды. Шушы уңайдан республикада аны искә алу чаралары башланды. Беренче зур чара Башкортстан дәүләт педагогия университетында оештырылды. Биредә “Әдәби багланышлар һәм профессор Суфиян Сафуановның әдәби-тәнкыйди һәм фәнни эшчәнлеге” исемле вузара фәнни-гамәли конференция булып үтте. Җыенда Суфиян Сафуановның шәкертләре һәм аның белән бергә эшләгән күренекле мөгаллимнәр, шулай ук Суфиян аганың туганнары катнашты һәм чыгыш ясады. Фән докторлары һәм кандидатлары Рәиф Әмиров, Фәнисә Гафурова, Гөлнара Имаева, Илшат Насыйповлар Суфиян Сафуанов хакында җылы хатирәләре белән уртаклашты.
Суфиян Сафуанов Башкортстанда яшәп татарга да, башкортка да бердәй җимешле хезмәт иткән татар галимнәренең берсе. Төрки тамырдан булган шушы ике халыкның әдәбиятын, аларның атаклы әдипләренең әсәрләрен өйрәнүгә бар гомерен багышлады ул.
Башкортстанның Туймазы районындагы Бикмәт авылында туып үскән Суфиян, мәктәпне тәмамлагач, башта Бөгелмә педагогия училищесында укый. Аннан соң, 1950-1954 елларда, Казан дәүләт педагогия институтында, Хисам Камалов, Илдар Юзеев, Суфиян Поварисов, Ләбиб Айтуганов кебек билгеле шәхесләр белән бергә, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Шул елларда ук әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә ул.
Студент елларында ук фәнгә ныклы тартылган егет институтта аспирантурада укырга кала. Ә 1957 елда Уфага кайтып, СССР Фәннәр академиясенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр булып хезмәт юлын башлый. 1960 елда яшь галимнең “Али Карнай. Тормыш һәм иҗат юлы” исемле беренче монографиясе басылып чыга. 1962 елда С. Сафуанов кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый.
Суфиян Гаяз улы 1952 елдан башлап әдәби тәнкыйть белән җитди шөгыльләнә башлый. Башкортстан һәм Татарстан матбугатында әдәбият тарихы, әдәби бәйләнешләр, заман прозасы хакында һәрдаим мәкаләләре басылып тора аның. 1966 елда Суфиян Сафуанов Башкортстан сүз осталарының Г. Тукайга багышланган әсәрләре, алардан өзекләр тупланган “Тукай Башкортстанда” дигән җыентык чыгарды. Аннан соң да танылган галимнең дистәдән артык китабы, төрле монографияләре дөнья күрде.
Фән өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен, С. Сафуанов “Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек булды. 1963 елдан Язучылар берлеге әгъзасы буларак, иҗади оешманың эшчәнлегендә дә актив катнашып килде ул. Соңгы елларда БР Язучылар берлеге каршындагы татар язучылары берләшмәсе идарәсе әгъзасы да булды Суфиян ага. Соңгы көннәренә кадәр дигәндәй, С. Сафуанов Башкортстан дәүләт педагогия университетында татар талипларына дәресләр бирде.
Суфиян Сафуанов, үзенең васыятенә ярашлы, туган ягы Туймазы районының Бикмәт авылында җирләнгән иде. Бу көннәрдә күренекле галим истәлегенә якташлары да төрле хәтер чаралары оештырачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10