ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Башкортстандагы татар шагыйрәсе 65 яшьлек юбилеен билгели

10 декабрь 2010, 12:25

Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында Нәҗибә Әминеваның “Гомер дигән мизгелдә” исемле чираттагы китабы басылып чыкты

(Уфа, 10 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган татар шагыйрәсе Нәҗибә Әминева үзенең 65 яшьлек юбилеен билгели. Шушы күркәм туган көненә бүләкле дә булды ул. Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында аның “Гомер дигән мизгелдә” исемле чираттагы китабы басылып чыкты.
Юбилее уңаеннан Нәҗибә Әминеваның туган районы Кушнаренкода зур тантана да оештырыла. Район үзәге мәдәният сараенда талантлы шагыйрәнең юбилей кичәсе үтәчәк. Анда Уфадан да күп кенә язучылар, журналистлар һәм күренекле сәнгать осталарының баруы көтелә.
Нәҗибә Әминева авыл җирендә яшәп иҗат итүче әдибә. Кушнаренко районының Әхмәт исемле бик матур татар авылында туып үскән кыз, Кушнаренкода урта мәктәпне тәмамлагач, Башкортстан дәүләт университетына укырга керә һәм филология факультетында белем ала. Университетта укыган елларында ук Н.Әминева әдәби иҗат белән ныклы шөгыльләнә башлый. Авылга кайтып мәктәптә укыта башлагач та, үзе дә күп яза һәм мәктәптә төрле сыйныфлардагы укучыларның әдәби түгәрәген дә җитәкли.
Укучылар Нәҗибә Әминеваның “Иртә”, “Бәсле тәлгәшләр”, “Йөрәккә уйлар уела” дип исемләнгән шигъри җынтыкларын яратып кабул итте. Әле үзенең 65 яшьлек юбилеена нәшер кылган яңа китабының да әдәбият сөючеләр тарафыннан җылы кабул ителәчәгенә шик юк.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10