ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

“Татнет йолдызлары” конкурсында 231 сайт катнашты

11 декабрь 2010, 15:48

Бүген “Татмедиа” агентлыгында “Татнет йолдызлары - 2010” халыкара интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләрен һәм лауреатларын котлау тантанасы узды

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген “Татмедиа” агентлыгында “Татнет йолдызлары - 2010” халыкара интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләрен һәм лауреатларын котлау тантанасы узды. Аны ачуда Республика матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Разил Вәлиев, конкурс оештыру комитеты рәисе Айнур Сибгатуллин катнаштылар.
Разил Вәлиев белдергәнчә, “Татнет йолдызлары” бәйгесе татар дөньясын берләштерүдә, андагы яңалыклар турында мәгълүмат бирүдә зур роль уйный. “Мин “Татнет йолдызлары” конкурсы барышы белән 2008 елдан бирле танышып киләм. Аның елдан-ел көчәя баруы мине сөендерә. Хәзер “Электрон Хөкүмәт”, “Электрон Дәүләт Советы” бар. Сезнең максатыгыз – “электрон татар халкы”н булдыру. Читтә яшәүче татарлар өчен бу бәйгенең әһәмияте бик зур”, - диде ул һәм халкыбыз өчен игелекле, кирәкле булган эшне башкарган өчен конкурсны оештыручыларга рәхмәтен белдерде.
Айнур Сибгатуллин әйтеп үткәнчә, конкурс Интернет челтәрендә татар мәгълүмат киңлеген булдыру, татар темасына булган сайтларга булышлык күрсәтү, татар телен, мәдәниятен үстерүдә Интернет мөмкинлекләрен күрсәтү максатын күздә тота. Әлеге конкурс 2003 елның 1 апрелендә старт алган иде. Быел бәйгедә 231 сайт катнашты. Анда Украина, Казахстан, Төркмәнстан, Әзәрбәйҗан, Россиянең Мәскәү, Түбән Новгород, Әстерхан, Ырымбур, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм башка төбәкләреннән интернет-проектлар катнашты.
Җиңүчеләр “Масс-медиа”, “Фән һәм мәгариф”, “Мәдәният, сәнгать, тарих һәм туган якны өйрәнү”, “Корпоратив сайтлар”, “Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары”, “Иҗтимагый оешмалар”, “Татар дөньясы”, “Татарский мир”, “Мәгариф һәм фән”, “Туган тел” номинацияләре буенча билгеләнә. Быел “Масс-медиа” номинациясендә www.bisiness-gazeta.ru җиңүче дип табылды. Конкурсның махсус дипломы белән “Ватаным” радиосының www.vatanimradio.ru һәм “Күңел” радиосының www.kynel.ru рәсми булмаган сайты бүләкләнде.
“Мәдәният, сәнгать, тарих һәм туган якны өйрәнү” номинациясендә беренчелекне ТАССР төзелүнең 90 еллыгына багышланган www.tassr90.ru сайты бирмәде. Махсус дипломга 100 ел элек Казан һәм губерния хәбәрләре яктыртылган www.davnosti.ru һәм www.goldentat.ru (Татарстан матур фотоларда) сайтлары лаек булдылар. “Корпоратив сайтлар” номинациясендә җиңүне www.site-by-site.ru яулады. “Татарстан шәһәрләре һәм районнары” номинациясендә www.kazan24.ru Үзәк шәһәр сайты беренче урынга чыкты. “Иҗтимагый оешмалар” номинациясендә җиңү хокуклары өчен көрәшкән кешеләрнең берләшмәсе – www.neterpi.ru сайты, “Татарский мир” номинациясендә Латвиянең “Чишмә” татар-башкорт җәмгыятенең www.tatarlar.lv, “Татар дөньясы” номинациясендә TRT World Tatarcha – www.trttatar.com/international/news.aspx?dil=ta , “Мәгариф һәм фән” номинациясендә Татарстанның Саба районы Мишәбаш башлангыч мәктәбенең www.meshabash.ru, “Наука и образование” номинациясендә www.sch20kzn.ru – Казанның 20-нче урта мәктәбе рәсми сайты, “Туган тел” номинациясендә www.tt.wikipedia.org/wiki/Башбит җиңделәр.
Тантана кысаларында iPad өчен “Татарстан” журналы версиясе һәм Габдулла Тукайга багышланган www.gabdullatukay.ru сайты тәкъдим ителде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10