ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Башкортстандагы татар журналистының чираттагы китабы чыкты

17 декабрь 2010, 13:03

Башкортстанның Бишбүләк районында яшәүче танылган татар журналисты Әнвәр Сөләйманов тормышында истәлекле вакыйга

(Уфа, 17 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Бишбүләк районында яшәүче танылган татар журналисты Әнвәр Сөләйманов тормышында истәлекле вакыйга. Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” дәүләт нәшриятында аның “Җирдәге йолдызлар” исемле чираттагы китабы басылып чыкты.
Әлеге җыентыкка авторның Башкортстанда һәм Татарстанда яшәүче милләттәшләребез хакында язылган очеркалары, сурәтләмәләре һәм әңгәмәләре урын алган. Җәмгысе 57 атаклы шәхес турында бай мәгълүматлар алып була бу китаптан.
“Җирдәге йолдызлар” җыентыгына кереш сүзне республикадагы танылган татар журналисты, күп кенә мактаулы исемнәр һәм бүләкләр иясе, “Кызыл таң” татар газетасы баш мөхәррире урынбасары Фәрит Фәткуллин язган. Җыентык үзе бик матур итеп, югары зәвык белән бизәлгән. Китап башкорт телендә басылган.
Әнвәр Сөләйманов Бишбүләк районы егете. Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, гомерен журналистикага багышлый - башта туган районында, аннан соң Уфада, республика матбугат басмаларында хезмәт итә. Бүгенге көндә тагын туган ягында яшәп иҗат итә оста каләм әһеле.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10