ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Г.Камал исемендәге театрда Д.Сираҗиев исемендәге премия тапшырылды

22 декабрь 2010, 21:24

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татар театрының туган көнен билгеләп үттеләр.

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татар театрының туган көнен билгеләп үттеләр.
Тарихтан билгеле булганча, Казанда татар телендә беренче театр 1906 елның 22 декабрендә күрсәтелә.
Тантананы театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев ачып җибәрде. “Безнең өчен бу көн аеруча кадерле. 104 ел элек татар театры барлыкка килә. Гадәттәгечә, бүген без халыкка чираттагы премьераны тәкъдим итәбез”, - диде ул. Ел саен театрның туган көнендә татар театр сәнгатенә зур өлеш керткән шәхесләргә Дамир Сираҗиев исемендәге премия тапшырыла. Быел да әлеге премиягә Казаннан гына түгел, Минзәлә, Әлмәт һәм Өфе шәһәрләреннән дә мәдәният һәм сәнгать вәкилләре лаек булдылар.
Д.Сираҗиев исемендәге премияне “Нур” Өфе татар дәүләт театры режиссеры Гүзәл Әкбәрдина алды. Фәрит Бикчәнтәев аңа “Һөнәр” II Бөтенроссия татар режиссурасы фестивале нәтиҗәләре буенча диплом да тапшырды.
Премиягә шулай ук С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар драма театры артисты Ринат Бәдретдинов, Г.Камал исемендәге театр артисты Радик Барыев, театр тәнкыйтьчесе Дания Гыймранова, Әлмәт татар драма театры артисты Рәфыйк Таһиров, М.Фәйзи исемендәге Ырымбур татар драма театры артисты Айрат Хәбибуллин лаек дип табылдылар. Аларга 10 мең сум күләмендә акчалата премия бирелде һәм “Җыен” фондыннан китаплар бүләк ителде.
Г.Камал исемендәге театр директоры Шамил Закировка “Татнет йолдызлары-2010” интернет-проектлар бәйгесендә җиңгән өчен диплом дтапшырылды. Г.Камал театрының сайты “Мәдәният һәм сәнгать, тарих һәм туган якны өйрәнү” һәм “Туган тел” номинацияләрендә 2-нче урынны алды.
Премияне тапшыру тантанасыннан соң театр артистлары Илгиз Зәйниевнең “Бабайлар чуагы” исемле спектакль премьерасын тәкъдим итте. Аны сәхнәгә Фәрит Бикчәнтәев куйды, рәссам Булат Ибраһимов бизәде. Спектакль театр артисткасы Наилә Гәрәеваның юбилее уңаеннан әзерләнде. Ул бу лирик комедиядә баш Хәлимә ролен башкара. Шулай ук рольләрдә Ринат Таҗетдин, Равил Шәрәфи, Әзһәр Шакир, Ирек Баһман һәм башка танылган артистлар уйный.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10