ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Мөфти Госман Исхаков отставкага китте

13 гыйнвар 2011, 11:44

Бу хакта ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең бүген узган пленумында хәбәр итте

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ"). Татарстан мөфтие Госман Исхаков үз теләге белән отставкага китте. Бу хакта ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең бүген узган пленумында хәбәр итте.
Госман Исхаков Татарстан мөфтиятен 1998 елдан бирле җитәкли.
Госман хәзрәт Исхаков мөселман дини системасында 1982 нче елдан бирле эшли. “Гарәп дөньясы” югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлап, СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния Нәзарәтендә җаваплы сәркатиб булып эшли башлый. Ливиянең Триполи шәһәрендәге Ислам университетының Шәригать факультетында укыганнан соң, Башкортостанның Октябрьск шәһәрендәге “Нуруль-Ислам” мөселман мәдрәсәсендә ректор һәм үзәк мәчетнең имам-хатыйбы булып эшли.
1994 нче елда ул Татарстанга кайта һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары итеп билгеләнә.
1997 нче елдан - Россия гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы академигы. Шул ук елны югары дини уку йорты һәм фәнни учреждение дәрәҗәсендә булган Россия Ислам университетын оештыра башлый.
1998 нче елның 14 нче февралендә Татарстан Республикасы мөселман дин әһелләренең Берләштерелгән корылтаенда – мөфти, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе итеп сайлана.
1998-2006 елларда - Россия Ислам университеты ректоры.
Татарстан мөселманнарының 2010 елның 27 февралендә узган корылтаенда яңадан мөфти булып сайланган иде. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10