ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Уфадагы татар шагыйре алтын юбилеен билгели

14 гыйнвар 2011, 10:06

Башкортстанда яшәп иҗат итүче талантлы татар шагыйре Мөнир Вафин тормышында истәлекле вакыйга

(Уфа, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче талантлы татар шагыйре Мөнир Вафин тормышында истәлекле вакыйга. 50 яшьлек күркәм юбилеен бәйрәм итә ул.
Мөнир Вафин Башкортстанның Бәләбәй районындагы Мәтәүбаш исемле бик матур татар авылында туып үскән. Кечкенәдән үк әдәби иҗатка тартылуы белән аерылып тора ул. Үзе әйтүенчә, авыл китапханәсендә ул укымаган бер генә китап та калмаган. “Хәтта Ленин томнарын һәм Брежневның җидетомлыгын алганым хәтердә”, - дип яза ул бер китабына кереш сүзендә.
“Китап җене” М. Вафинның үзен дә әдәби иҗатка тарта. Шуңа да, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәт үтеп кайткач, Башкортстан дәүләт университеты филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый ул. Университетта укыганда, яшь татар иҗатчыларының «Акчарлак» әдәби түгәрәгенә йөри, шул елларда ук республика матбугатында шигырьләре дөнья күрә. Югары уку йортын тәмамлагач, М. Вафин Уфада «Өмет» татар яшьләре гәзитендә эшләде. Ә 1995 елда яшьләрнең «Тулпар» исемле татар журналы чыга башлагач, шунда эшкә чакырылды. Соңгы елларда журналның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара М. Вафин. Журналистика хезмәте күп вакытын алса да, әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт һәм форсат таба талантлы шагыйрь.
Еш кына Казанга барып, Татарстандагы иҗатташ һәм фикердәш дуслары белән аралаша. Бүгенге әдәби процесслар хакында тирән эчтәлекле язмаларга ризык бирә ул сәфәрләр Мөнир әфәндегә. Уфада Мөнир Вафинның “Сүзләр чәчтем”, “Йөрәгем парәләре” исемле китаплары, Татарстан китап нәшриятында «Дөнья куласа» дигән шигъри җыентыгы дөнья күрде.
Мөнир Вафинның Казанда чыккан китабында аның элекке елларда халык тарафыннан яратып кабул ителгән шигырьләре һәм соңгы вакытта язылганнары урын алган. Җыентыкка кереш сүзне олуг шагыйребез Илдар ага Юзиев язган иде. Яшь шагыйрьнең иҗатына югары бәя биргән һәм аңа киләчәккә зур өмет-ышанычлар баглавын әйткән иде Илдар ага.
Мөнир Вафин шигърияттә үз сүзен, үзенең тирән фәлсәфи фикерләрен яңгыратучы каләм әһеле. Шагыйрьнең һәр әсәре әдәбиятыбызга яңалык алып килә. Тормышыбыз хакында уйландыра торган, киләчәгебезгә фәлсәфи күзлектән карарга этәрә торган шигырьләр иҗат итә бу көннәрдә алтын юбилеен бәйрәм итүче талант иясе.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10