ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Домодедово” аэропортында һәлакәт булу сәбәпле, Казанга самолетлар соңга калып киләчәк

24 гыйнвар 2011, 17:45

Шартлау нәтиҗәсендә “Домодедово” аэропорты ябылган

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Шартлау нәтиҗәсендә “Домодедово” аэропорты ябылган. «Себер» һәм «Татарстан» авикомпанияләре самолетлары Мәскәүдән Казанга берникадәр соңга калып киләчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиахметов белдерде.
Казан аэропорты җитәкчелеге “Домодедово” аэропортындагы һәлакәт турында хәбәр алган. “Домодедово” аэропортыннан пассажирлар «Внуково» һәм «Шереметьево» аэропортына мәскәүлеләр тарафыннан алып барылачак, дип уйлый А.Галиахметов. Пассажирлар шартлауга кадәр планлаштырган юнәлештә оча алсын өчен бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк.
“Домодедово” аэропортыннан пассажирларны кирщкле юнәлештә җибәрүдә Казаннан самолетлар катнашмаячак, дип ышандырды А.Галиахметов.
Соңгы мәгълүматлар буенча Мәскәү аэропортында шартлау нәтиҗәсендә 23 кеше үлгән, 100 гә якын кеше зыян күргән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10