Татар дөньясы

Уфада татар галименең яңа китабы чыкты

27 гыйнвар 2011, 13:18

Шушы китапта Мәүла Колыйның бар тормышы һәм иҗаты хакында тәфсилле мәгълүматлар тупланган

(Уфа, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада яшәүче күренекле татар галиме, Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры Камил Дәүләтшин үзенең чираттагы гыйльми хезмәтен китап итеп бастырды. “XVII гасыр шагыйре Мәүла Колый” дип исемләнгән бу җыентык Камил Салих улының күпьеллык фәнни эзләнүләре нәтиҗәсе.
Филолог талипларга, аспирантларга, тел-әдәбият белгечләренә тәгаенләнгән әлеге басма. Шушы китапта Мәүла Колыйның бар тормышы һәм иҗаты хакында тәфсилле мәгълүматлар тупланган.
Камил Дәүләтшин киң билгеле шәхес. Соңгы утыз биш ел гомерен Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә эшләүгә багышлаган Камил ага атаклы әдәбият белгече һәм чын дәрәҗәсендә остаз булып иреште.
Камил Салих улы тумышы белән Татарстанның Чистай районы Иске Роман авылыннан. Язмыш аны җитмешенче еллар башында Уфа белән бәйли. Ә аңарчы тормышның төрле баскычларын үтәргә туры килә булдыклы егеткә. Егерме яшендә инде ул Казанда Хәсән Туфан, Габдрахман Әпсәләмов, Барлас Камалов кебек күренекле шәхесләр белән аралаша. Алар белән еш кына әңгәмәдәш һәм табындаш була ул, яшь кенә булуына карамастан. Казан дәүләт университетында белем алу чорында шулай ук Нил һәм Илдар Юзиевлар, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Ренат Харислар белән иҗат казанында кайнап яши Камил Дәүләтшин. Хатип Госман, Миркасыйм Госманов белән фикердәш булу да аң-белем даирәсен киңәйтергә ярдәм итә аңа.
Университетны тәмамлауга фән юлын сайлый яшь белгеч һәм борынгы һәм урта гасырлар шигъриятен төпле өйрәнә, суфичылык буенча диссертация яза. Камил Дәүләтшинның шул хезмәте энциклопедик алты томлык «Татар әдәбияты тарихы» китапларының берсендә лаеклы урынын алды.
Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасында утыз биш елдан артык эшләү чорында Камил Салих улы йөзләрчә укытучы әзерләп чыгарды, дистәләрчә фән иясенә диссертацияләр яклауда ярдәм итте. Кафедрадагы хезмәттәшләренең дә күпчелеге – аның дипломчылары. Ә күпме газеталарда һәм журналларда аның шәкертләре тәҗрибәле журналистларга әверелде! Аларның саны-исәбе юк.
Камил ага әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Аның байтак шигырьләренә композиторларыбыз матур җырлар да язды. Аның «Бәллүр язмыш» дигән җыры үзенчә бер гимнга да әверелде инде хәзер. «Укыту, җәмәгать эшләре белән яшәү һәм җыр язу – өчесе дә бер үк юнәлештәге иҗат инде ул, – ди Камил Салих улы. – Халык белән аралашу формасы бу юнәлешләр. Шигырьләр, җырлар аша халыкка теләкләремне, фикерләремне җиткерәм мин».
Соңгы елларда прозада иҗатка күчте Камил Дәүләтшин. Повестьларында заман хакында уйланулары чагыла.
Тормыш иптәше Һәдия апа белән 55 ел тату гомер итеп, булдыклы ике кыз үстерделәр алар. Хәзер инде оныклары да үсеп җитте, дәүәни белән дәүәтине уңышлары белән куандырып торалар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10