ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Башкортстан татарлары әйдаманы Рамил Бигнов юбилее

14 февраль 2011, 16:21

55 яшьлек юбилеен билгели ул

(Уфа, 14 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Унҗиде татар оешмасын үз канаты астына туплаган “Башкортстан татарлары” берлеге рәисе, танылган эшкуар Рамил Бигнов тормышында истәлекле вакыйга. 55 яшьлек юбилеен билгели ул.
Әлеге күркәм туган көне уңаеннан илнең төрле тарафларыннан ихлас котлаулар кабул итә Рамил Бигнов. Ә Уфадагы “Конгресс-холл” бинасында шимбә көнне юбиляр хөрмәтенә матур кичә булып үтте. Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмаларының соңгы еллардагы алмаштыргысыз җитәкчесен котларга Казаннан Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән күренекле галим Дамир Исхаков та килгән иде. Алар юбилярга иң җылы котлау сүзләрен әйтте һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Кичәдә шулай ук Рамил Бигновны институтта бергә укыган дуслары, Әфганстанда бергә хезмәт иткән яудашлары, төрле елларда иңгә-иң эшләгән хезмәттәшләре һәм, әлбәттә инде, татар милли хәрәкәте вәкилләре чыгыш ясады һәм Рамил әфәнденең игелекле эшләрен югары бәяләде. Юбилей кичәсе танылган сәнгать осталарының чыгышлары белән бик матур үрелеп барды.
Рамил Бигнов Чакмагыш районының Югары Аташ исемле данлыклы татар авылында туып үсә. Тормышның төрле катлаулы юлларын үтеп, үз язмышын үзе язган булдыклы зат ул Р. Бигнов. Югары уку йортын тәмамлау, комсомол оешмасы җитәкчесе булу, хәрби хезмәтен Әфган сугышында үтү кебек сынауларны кичкән Рамил әфәнде гел алга атлады. Уфадагы зур төзелеш оешмасында җитәкче вазыйфасында, Россия Дәүләт думасында депутатлык хезмәтендә, аннан соң шәхси бизнесында үзенең оештыру сәләтен дә, лидерлык маһирлыгын да күрсәтә алды Р. Бигнов.
Соңгы елларда Рамил Бигновны без күбрәк Башкортстандагы оппозиция җитәкчеләренең берсе һәм татар милли хәрәкәтенең төп лидеры буларак беләбез. Туксанынчы еллар азагында татар милли мәсьәләләре белән ныклап кызыксына башлады ул. Нәкъ менә шул чакта Башкортстандагы татар җәмәгатьчелек оешмалары таркаулык кичерде. Аларны бергә, бер йодрыкка туплаучы зур шәхес булмады. Үзенең эшкуарлык даирәсендә эшләре күп булса да, Татарстанның Башкортстандагы сәүдә вәкиллеге җитәкчесе вазыйфасындагы мәшәкатьләре баштан ашкан булса да, Рамил Бигнов менә шул чакта татар милли оешмаларын бергә туплауга, аларны уртак максатларга әйдәүгә җитди кереште. Менә ун елдан артык инде шушы изге юлда вакытын да, көчен дә, сәламәтлеген дә кызганмый, алга бара тынгысыз милләттәшебез.
Башкортстанда татар халкы мәнфәгатьләрен яклау белән үзен дә күпмедер дәрәҗәдә корбан итте Рамил Бигнов. Республикада, элекке хакимиятләр басымы аркасында, бизнесын да ябарга туры килде, башка кысуларга да дучар булды ул. Аның Уфа үзәгендә татар гимназиясе өчен дип тапшырган дүрт катлы бинасын да җимертеп ташладылар. Ә бит ул бина төзелешенә 20 миллион сумнан артык акчасын салган иде Рамил әфәнде. Аны хәтта эшкуар буларак, төрле нахак гаепләр тагып, мәхкәмәләр бусагаларын таптарга да мәҗбүр иттеләр.
Менә шундый әрсез гамәлләре белән кемнәрдер Р. Бигновның бөтенләй республикадан китүенә ирешергә теләгән дә булгандыр. “Әмма хаклык өчен көрәштә бер адым да артка чигенергә исәбем юк, - ди иде үзе Рамил әфәнде. - Республикада күп кенә татар милли оешмалары җитәкчеләре йә куркытылып беткән, йә инде алар очсызга сатып алынган, монысы да сер түгел. Бу шартларда безгә, киресенчә, үҗәтләнеп көрәшергә кирәк. Чөнки без, ихтыярсыздан, көрәшергә мәҗбүр ителгәнбез”.
Әйе, Рамил Имамәгъзам улы көрәшчеләр токымыннан һәм андый хөсетле омтылышлар гына сындыра алмады аны. Кыю милләттәшебез бүгенге көндә дә үзе өчен татар халкы ихтыяҗларын беренчел дип исәпли һәм шушы юнәлештә төрле тырышлыкларын дәвам итә. “Хәзер без яңа хакимиятләр белән килешеп, аңлашып эшләргә әзер”, - ди “Башкортстан татарлары” берлеге рәисе Р. Бигнов.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10