ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Республикасында 2011 ел Габдулла Тукай елы дип игълан ителде

14 февраль 2011, 17:58

Әлеге Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында 2011 ел Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Бүген ТР Президентының бу хактагы Указы дөнья күрде.
Бу хактагы карарга бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатларында, аның илебез һәм дөнья мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып, шулай ук 2011 елда аның тууына 125 ел тулу уңаеннан киленде.

Әлеге Указ нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына элек үзе кабул иткән хокукый актларны әлеге Указга туры китерергә, шулай ук аны гамәлгә ашыру өчен кирәкле башка карарлар кабул итәргә;

муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары, җәмәгать берләшмәләре һәм оешмалар Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елын уздыруда актив катнашырга;.

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елын уздыруны киң яктыртырга тиеш.

Әлеге Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10