ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәүдә режиссер, артист һәм сценарий язучы Булат Мансуров вафат булган

11 март 2011, 16:30

Россиянең халык артисты Боткин хастаханәсендә үлгән.

(Казан, 11 март, “Татар-информ”). Мәскәүдә 74 яшендә режиссер, артист һәм сценарий язучы Булат Мансуров вафат булган. Россиянең халык артисты Боткин хастаханәсендә үлгән.
Булат Мансуров берничә көн элек хастаханәнең терапия бүлегенә яткырылган булган. Табиблар аңа “инсульт” дигән диагноз куйган, дип хәбәр итә «Life News». Бүген иртән режиссерның хәле начараеп киткән, һәм аны реанимациягә яткырганнар. Интенсив терапия нәтиҗә бирмәгән: Булат Мансуров дөнья белән хушлашкан.
Булат Мансуров 1963 елда Бөтенроссия дәүләт кинематография институтының режиссерлык факультетын тәмамлый. 2004 елда Россия халык артисты исемен ала. 2007 елда ул “Исә Болгар җилләре” дигән фильм проектын эшли. Әлеге картина сценариен Булат Мансуров һәм язучы Гәрәй Рәхим язган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10