Татар дөньясы

Уфада күренекле татар җырчысы Радик Гәрәевне искә алалар

23 март 2011, 11:24

Башкортстанда яшәп иҗат иткән күренекле татар җырчысы Радик Гәрәевнең тууына бүген 55 ел тулды

(Уфа, 23 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат иткән күренекле татар җырчысы Радик Гәрәевнең тууына бүген 55 ел тулды. Шушы уңайдан бүген Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында талантлы шәхесне искә алалар. Бер төркем сәнгать осталары һәм Радик Гәрәевның туганнары аның Уфа мөселман зиратындагы каберенә чәчкәләр салды.
Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында Радик Гәрәевнең бар иҗат гомере үтте һәм шушы данлыклы театрга биш ел дәвамында җитәкчелек тә итте ул. Башкортстанның Яңавыл районы үзәгендә туып үскән татар егете республиканың җыр сәнгатен үстерүгә, шулай ук опера һәм балет театры дәрәҗәсен күтәрүгә бик зур өлеш кертте. Радикның җырчы таланты кечкенәдән үк ачыла. Шуңа да, ике дә уйламыйча, Уфа дәүләт сәнгать училищесына укырга китә ул.
Бәхетедер, искиткеч оста мөгаллимә, профессор Миләүшә Мортазина сыйныфына эләгә Радик. Училищеда җырчылык нечкәлекләренә өйрәткән остазы аңа, һичшиксез, Уфа дәүләт сәнгать институтына да керергә тәкъдим итә. Кем инде сәләтсез кешегә шундый тәкъдим ясар иде?! Миләүшә ханым Р. Гәрәев өчен мөгаллимә дә, әни урынына да була. Үзенең Радик Гәрәев турындагы истәлегендә Миләүшә ханым болай дип яза:“Хәзер төгәл генә хәтерләмим, әллә икенче, әллә өченче сыйныфта укыганда, мин Радикка Ян Френкельнең “Журавли” җырын өйрәнергә куштым. Һәм аның бу җырны югары осталыкта башкаруын шулкадәр ошаттым ки, хәтта күз яшьләрем килде. Менә шул чакта ук аңладым – минем алда булачак йолдыз тора иде. Радик минем иң талантлы укучыларымның берсе генә түгел, ә киң күңелле шәхес тә иде”.
Әйе, Миләүшә Мортазина Радикның тумыштан бирелгән сәләтен, алмаз эшкәрткән кебек эшкәртеп, югары талант дәрәҗәсенә күтәрә. Әле Уфа дәүләт сәнгать институтының икенче сыйныфында укыганда ук, Р. Гәрәев Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрына эшкә алына. Шул елларда ук төрле дәрәҗә сәнгать бәйгеләрендә катнашып җиңеп чыга. Ә 1983 елда Сочида үткән “Кызыл канәфер” халыкара ярышмасында Гран-при яулый. Шулай итеп яшь татар җырчысы бөтен илгә таныла башлый. Мәскәү телевидениесе аша еш чыгыш ясаучы милләттәшебез үзенең табигый мөмкинлекләрен арттырганнан-арттыра бара. Тиздән ул Башкортстанның атказанган артисты, аннан соң халык артисты исемен ала. Россиянең халык артисты исеме дә озак көттерми.
1990 елда Радик Гәрәевне үзе эшләгән Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры директоры итеп тәгаенлиләр. Кыска гына арада талантлы җырчы үзенең оештыру сәләтен дә күрсәтә – халык йөрми башлаган театрны чын мәдәният учагына әверелдерә ул. Рудольф Нуриев исемендәге фестивальләрне башлап җибәрүче дә Р. Гәрәев. Шулай итеп үзенең кыска гына гомерендә (җырчы 40 яшьтә үлде) булдыклы һәм гаять талантлы милләттәшебез сәнгать күгендә якты йолдыз булып кабынып кына калмады, ә башкаларга сәнгать белән ничек идарә итәргә кирәклегенә үрнәк тә булды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10