ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Халыкара театр көненә – “Тукай образы – сәхнәдә” кичәсе

23 март 2011, 14:53

25 март көнне Габдулла Тукайның әдәби музеенда төрле театр сәхнәләрендә Тукай ролен уйнаган артистлар тамашачылар белән очрашачак.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). 25 март көнне 14 сәгатьтә Габдулла Тукайның әдәби музеенда Халыкара театр көненә багышланган «Тукай образы – сәхнәдә» дип исемләнгән кичә үткәрелә.
Габдулла Тукай татар театрының киләчәгенә зур өметләр баглап яши. Казанга кайту белән «Сәйяр» труппасы артистлары белән якыннан аралаша. Аның, Казанга кайткач та, иҗат иткән тәүге шигырьләренең берсе театр турында була.
Габдулла Тукай образына күп кенә язучыларыбыз, шагыйрьләребез үзләренең әсәрләрендә әледән-әле мөрәҗәгать итәләр. Шагыйрь образын драма әсәрләрендә сурәтләүчеләрдән Әхмәт Фәйзи, Ибраһим Нуруллин һәм Туфан Миңнуллин исемнәрен атап китәргә мөмкин.
Тукай образы Г. Камал театры сәхнәсенә өч тапкыр – 1939 елның 18 сентябрендә, 1961 елның 26 апрелендә һәм 1986 елның 26 апрелендә күтәрелә. Шуларның баштагы икесе Ә.Фәйзинең «Тукай» трагедиясенә нигезләнеп куела. Беренче куелышта Тукай ролен актерлар Камал III һәм Ибраһим Гафуров башкарса, икенчесендә Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге театр студиясен тәмамлап килүче талантлы актерлар - Дамир Хәйруллин һәм Наил Дунай була. Бу – аларның диплом спектакле.
1986 елда бөек шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан театр Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» дигән пьесасын сәхнәләштерә. Тукай образын Илдус Әхмәтҗанов һәм Рамил Төхфәтуллин уйный.
Г. Тукайның 120 еллыгын каршылап, Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры шагыйрьгә багышланган «Печән базары» спектаклен тәкъдим итә. Пьесада Тукай ролен берьюлы өч актер – Марсель Мәхмүтов, Илфат Камалиев һәм Фәнис Кәлимуллин башкара.
Казанда узачак кичәдә төрле театр сәхнәләрендә Тукай ролен уйнаган артистлар - Илдус Әхмәтҗанов, Рамил Төхфәтуллин, Наил Дунаев, Марсель Мәхмүтов, Илфат Камалиев, Фәнис Кәлимуллин тамашачылар белән очрашачак. Соңгы елларда Г.Тукайга багышлап сәхнә әсәрләре иҗат иткән Рабит Батулла, Ркаил Зәйдулла да катнашыр дип көтелә. Кичәдә шулай ук Милли музей һәм Камал театры фондларында сакланучы материалларга нигезләнгән видеоролик тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10