ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Инфографика, аналитика

Күренекле татар галиме Әхмәт Тимер искә алына

15 апрель 2011, 12:24

Рушания Алтай

Үлеменә 8 ел тулу уңаеннан дөньякүләм танылган тюрколог Әхмәт Тимер кабере башында дога белән яд ителәчәк

Татар халкында "Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел" дигән бик тирән мәгънәле әйтем бар. Әнә шуны искә алып, 17 апрельдә дөньякүләм танылган тел галиме, төрки, алтай, монгол телләре белгече, тарихчы, публицист һәм тәрҗемәче Әхмәт Тимерне кабере янында искә алу мәрасиме булачак. Аны мәрхүмнең Әнкарада гомер итүче кызы, икътисад фәннәре докторы Зәйнәп Баһшаиш Фыратоглу һәм әдәбият белгече, педагог, җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан оештыралар. Галим Әхмәт Тимерне киң җәмәгатьчелек катнашында искә алу беренче мәртәбә үткәрелә. Анда аның тормыш иптәше - Рана ханым, якыннары, инде үзе кебек үк галим булган элеккеге студентлары, төрле җәмәгатьчелек оешмалары һәм төрле фонд җитәкчеләре, тюрколог галимнәр, милләттәшләребез һәм татар студентларының катнашуы көтелә.
Әхмәт Тимерне фән дөньясында белмәгән кеше юк, ләкин үлеменә инде 8 ел тулса да, бу гомер эчендә Төркиядә "Тукай" мәдәният һәм мәгърифәт үзәгеннән тыш, аны бернинди татар җәмгыятьләренең искә алганы булмады. Ә бит мәрхүм галим татар-төрек дөньясына тиңе булмаган гыйльми ачышлар белән хезмәт иткән кеше. Бигрәк тә Аурупаның уртасында милләтен танытуга, аның телен өйрәнү-өйрәтүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Икенче Бөтендөнья сугышы башланган вакытта алманнарга әсир төшкән бик күп татар-башкортны әсирлекнең канлы кылычыннан коткарып калуы гына да ни тора!
Әхмәт Тимер тумышы белән Татарстанның Бөгелмә якларындагы Иске Әлмәт авылыннан. Шигъри күңелле, хатын-кызлар арасында укымышлылыгы белән дан тоткан Зәйнәп һәм указлы имам Рәшит Яруллиннарның икенче балалары булып дөньяга килә. Ул укырга-язарга әтисеннән өйрәнә. Башлангыч белемне Бөгелмәдә рус мәктәбендә ала. Анда белем эстәү озакка сузылмый. Режимның мәрхәмәтсез җилләре Яруллиннарның тыныч тормышын җимереп ата. Рәшит абзыйның революция елларында милли хәрәкәткә катнашкан бер мулла булуын искәртеп, Әхмәтне укый торган мәктәбеннән куалар. Шулай итеп, булачак галим Советлар Берлеге эчендә белем алу ирегеннән мәхрүм ителә. Язмыш аны 17 яшендә, 1929 елда туган туфрагын ташлап, Төркиягә барып сыенырга дучар итә. Әхмәт юлдашы – Карабаш авылы имамы Шакир хәзрәтнең улы Габделәхәт Биккол белән качак сыйфатында Кара диңгез яры буена урнашкан Трабзон шәһәрендә өч ай тоткарланып тора. Укырга теләкләрен белдереп, Төркия мәгариф министрлыгына гариза язалар һәм шул ук шәһәрдәге укытучылар әзерли торган интернат-мәктәптә укый башлыйлар. Әхмәт Тимер Истанбулдагы Хәйдарпаша лицеен тәмамлагач, Әнкара университетының Тел, тарих һәм география факультетына укырга керә. Шул чорда ул Төркия ватандашлыгына күчә, Тимер дигән фамилия ала.
Шунысы кызыклы: Төркиядә яшәүче милләттәшләребез, галимнәр Йосыф Акчура, Хәмит Зөбәер Кошай, Рәшит Рәхмәти Арат ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм булган бу яшь егетне ярдәмнәреннән ташламыйлар. Йосыф Акчура Әхмәт Тимергә Трабзон укытучылар мәктәбенә урнашырга һәм ватандашлык алырга ярдәм иткән булса, Хәмит Зөбәер Кошай укый торган факультетындагы алман укытучылары белән якыннан аралашырга булыша. Рәшит Рәхмәти Арат исә яшь егеткә Алманиядә уку мөмкинлеге бирә. Әхмәт Берлин университетында аспирантурада укый. Шул ук уку йортының чит телләр югары мәктәбендә 7 ел татар теле дәресләре бирә. 1941 елның 17 июнендә аспирантураны тәмамлый. Ләкин тиздән Алмания Советлар Берлегенә каршы сугыш игълан итә. Берничә ай узгач, алман дәүләте рус булмаган милләт әсирләре арасында тикшеренү эшләре алып бару өчен комиссия төзи. Андагы хезмәткә татар һәм русча телләрен белүче Әхмәт Тимерне чакыралар. Үз халкы белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге булачагын исәпкә алып, ул алманнарның тәкъдимен кабул итә. Әхмәт Тимер август аеннан башлап ноябрь аена кадәр 15 концлагерьга барып, рус булмаган әсирләр белән аралаша, Идел-Урал төбәгеннән чыккан татар-башкортларының исемлекләрен төзеп, Альфред Розенбург җитәкчелегендәге Көнчыгыш министрлыгына тапшыра. Ләкин бу эш Әхмәт Тимергә гыйлемгә вакыт аерырга форсат калдырмый, шунлыктан ул вазыйфасын милләттәше Габдрахман Шәфи Алмаска тапшыра. Үзен тулысынча фәнгә багышлый. Нәтиҗәдә, 1943 елның 22 июлендә аспирантураны тәмамлап, фәннәр кандидаты исемен ала.
Доцентлык диссертациясен дә 1953 елда Алманиядә яклый. Диссертациясенең монголоистика өлкәсендә яңа ачышлар, фән өчен гаять әһәмиятле мәгълүматләрдән торганын күреп, алман галимнәре таң калуларын яшерә алмыйлар.
Әхмәт Тимер Әнкарада Төрек мәдәниятен өйрәнү институтын кора, 1961-1975 еллар арасында аның җитәкчесе була. Аның матбугатта 250дән артык фәнни хезмәте басылган. Алар арасында төрле журналларда дөнья күргән саллы мәкаләләре белән бергә, зур-зур монографияләр дә, аерым китаплар да бар.
Ә.Тимер 1962 елда профессор дәрәҗәсе ала. 1980 елда 70 яшь тулгач, лаеклы ялга чыга. Ләкин гыйльми һәм иҗади эшчәнлек алып баруын туктатмый, үлеменә якын көннәрдә, 90 яшендә булуына карамастан, Йосыф Акчура турындагы китабы өстендә эшли иде.
Әхмәт Тимер Төркиядәге барлык документларында 1912 елның 14 мартында туган диеп беленсә дә, Сарман районында яшәп иҗат итүче язучы Дамир Гарифуллинның эзләнүләре нәтиҗәсендә табылган Әлмәт авылы мулласының үз куллары белән теркәгән документта аның 1910 нче алның 14 феврелендә (яңача - 27 февраль) дөньяга килгәнлеге аңлашыла.
Билгеле булганча, Әхмәтнең әтисе Рәшит хәзрәт күренекле мәгърифәтче, тарихчы-галим Һади Атласи җитәкчелегендәге “Идел-Урал” оешмасы белән бәйләнештә булганлыкта гаепләп, кулга алына һәм, 1938 елның 15 февралендә 9 иптәше белән бергә атып үтерелә. Бу фаҗигане Әхмәт бик авыр кичерә һәм ул гомере буе аның төзәлмәс ярасы булып кала. Шуның тәэсирендәдер инде, Әхмәт Тимер берничә тапкыр омтылып караса да, 17 яшендә ташлап чыгып киткән туган туфракларын кайтып күрергә кыюлык итә алмыйча, 2003 нче елның апрель аенда, кыска вакытлы авырудан соң, вафат була.

Төркия, Истанбул шәһәре

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10