ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татарстан җитәкчелеге, Мөнирә Булатова вафаты уңаеннан, кайгы уртаклаша

1 июнь 2011, 06:32

Мәрхүмә белен бәхилләшү бүген 9.30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концертлар залында була

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның музыка сәнгате җәмәгатьчелеге зур югалтуга дучар булды. 31 май көнне җырчы, педагог, музыка эшлеклесе, җәмәгать эшлекле, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты Мөнирә Закир кызы Була¬това 98 нче яшендә вафат булды.
М.Булатова 1914 елның 19 маенда Архангельск шәһәрендә дөньяга килгән. 1930 елда Казан индустриаль техникумында, 1934-1936 елларда Казан музыка училищесында, 1936-1938 елларда П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә белем ала. 1953 елда Мәскәү консерваториясенең, вокал факультетын тәмамлый.
М.Булатова беренче тапкыр тамашачыны 1939 елда Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә Н.Җиһановның "Качкын" операсында Бикә партиясе белән әсир итеп, кырык ел дәвамында төп солистларның берсе булып торды: чит илләр, рус, татар композиторлары операларында дистәләрчә партияләрне башкарды. Үзен татар һәм рус композиторлары романсларын башкаручы искиткеч оста җырчы буларак танытты. Р.Яхин романсларының күпчелеген тәүге башкаручыга әйләнде. Аньң киң диапазондагы яңгыравыклы тавышы, кабатланмас тембры, матур йөз-кыяфәте, бик зур актерлык сәләте опера сәхнәсенде төрле дәверләрдэ иҗат ителгән әсәрләрдәге онытылмас образларны тамашачыны ышандырырлык итеп тудыру мөмкинлеге бирде.
М.Булатованың милли опера репертуарын булдыру һәм формалаштырудагы роле дэ бәяләп бетергесез зур. Ул "Жәлил" (Хәят), "Алтынчәч" (Тугзак), "Наемщик" (Шәрифә Бикә), "Башмагым" (Жиһан) спектакльләрендә һ.б. онытылмас образлар тудырды.
Җырчы СССР шәһәрләрендә, Болгария, Румыния, Монголиядә бик куп гастрольләрдә булды. Мөнирә Булатова Бөек Ватан сугышы елларында концерт бригадасы белән 70 тапкырдан артыграк өченче Балтыйк буе фронты солдатлары алдында, Совет Армиясе частьләре, госпиталь һәм санчастьләрдә, шулай ук фронтка ярдәм йөзеннән оештырылган концертларда чыгыш ясый.
М.Булатова ун елдан артыграк вакыт дәвамында Бетенроссия театр җәмәгатьчелегенең Татар бүлеге рәисе булып торды, Советлар Союзы Чехословакия дуслыгы җәмгыятенең Казандагы бүлегенә җитәкчелек итте, шәһәр Советы депутаты итеп сайланды. 1978 елдан Казан дәүләт мәдәният институтында укытты.
Сәнгать өлкесендәге казанышлары ечен Мөнирә Булатова ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнде.
Талантлы җырчының, иҗтимагый эшлекле, гүзәл кешенең истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр.
Р.Н.МИҢНЕХАНОВ, М.Ш.ШӘЙМИЕВ, Ф.Х.МӨХӘММӘТШИН,
И.Ш.ХАЛИКОВ, Ю.З.КАМАЛТЫНОВ, А.М.СИБАГАТУЛЛИН,
И.Р.МЕТШИН, Р.С.МӨХӘММӘТҖАНОВ, Ф.Р.БИКЧӘНТӘЕВ.
Мәрхүмә белен бәхилләшү бүген 9.30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концертлар залында була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10