ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Уфадагы каләмдәшебезнең алтын юбилее

7 июнь 2011, 09:44

Фәнис Фәткуллин 50 яшьлек алтын юбилеен бәйрәм итә

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Уфада яшәүче милләттәшебез татар-башкорт дөньясындагы билгеле журналист Фәнис Фәткуллин (Фәнис Фәтхи) төрле тарафлардан ихлас котлаулар кабул итә. 50 яшьлек алтын юбилеен бәйрәм итә ул.
Фәнис Фәнир улы Фәткуллин 1961 елның 6 июнендә Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында туган. Мәктәптә уку елларында ук иҗатка тартыла. Төрле темаларга язылган мәкаләләре район һәм республика матбугат басмаларында дөнья күрә. Авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, Фәнис, һич тә икеләнүсез, 1979 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Диплом эшен “Габдулла Тукай иҗатында публицистика” дигән темага яклый.
1984 елда университетны уңышлы тәмамлагач, яшь белгеч Уфага эшкә җибәрелә. Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе радиосында эшли. Анда татар редакциясе ачылгач, аның баш мөхәррире була. 1992 елда каләмдәшебез “Кызыл таң” гәзитенә эшкә күчерелә. Шул ук елда, АКШ Конгрессы карамагындагы “Азатлык” һәм “Азат Европа” радиостанцияләре корпорациясенең татар-башкорт редакциясендә эшләү өчен, конкурста катнаша. Анда җиңеп чыккач, бер елдан артык “Азатлык”ның Башкортстан буенча үз хәбәрчесе булып эшли. 1993 елның сентябрь аенда “Азатлык”ның Мюнхендагы (Алмания) штаб-фатирына эшкә алына. Анда 1995 елга кадәр, ягъни радиостанция Чехия Республикасына күчкәнче, эшли. Аннан соң, радио Прагага күчерелгәч, анда 1998 елның сентябрь аена кадәр хезмәт итә.
1998 елда Фәнис Фәткуллин Уфага әйләнеп кайта. 1999 елның май аеннан, Татарстан Республикасының “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының һәм Интертат электрон газетасының Башкортстан буенча хәбәрчесе вазыйфаларын башкарды.
Татарстанның башка матбугат басмаларында да Фәнис Фәтхинең публицистик язмалары һәм халкыбызның атаклы шәхесләре турында иҗат портретлары һәрдаим дөнья күреп килә. Аеруча “Мәдәни җомга” гәзите, “Казан утлары”, “Сәхнә” журналлары белән актив хезмәттәшлектә ул. 2010 елда Татарстан дәүләт китап нәшриятында Фәнис Фәтхинең “Көрәшчегә җиңелү юк” исемле китабы басылып чыкты. Анда авторның төрле елларда дөнья күргән публицистик язмалары, очерклары, әңгәмәләре урын алган. Фәнис Фәтхинең бу җыентыгындагы Башкортстан татарларының көнүзәк проблемалары, атаклы милләттәшләребез хакында язмалары һәм алар белән кызыклы әңгәмәләре укучылар тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде.
1999-2001 елларда Фәнис Фәтхи Уфадагы “Өмет” яшьләр гәзите хәбәрчесе, ә 2001-2002 елларда “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире урынбасары булып та эшләде. Бүгенге көндә Фәнис Фәнир улына тагын да җаваплырак вазыйфа йөкләтелде. Татарстан Республикасының “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесенең Башкортстандагы хәбәрчеләр үзәгенең директоры-мөхәррире итеп тәгаенләнде ул.
Ф. Фәткуллин 1989 елдан Башкортстан һәм Россия Журналистлар берлекләре әгъзасы. Республика журналистлары арасында оештырылган күп санлы иҗади бәйгеләрдә җиңеп Мактау грамоталары, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән. Шулай ук Татарстанның да зур бүләгенә - “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медаленә лаек булды ул.
Фәнис Фәткуллин сөекле җәмәгате Зөһрә ханым белән ике кыз – Алия белән Җәмиләне үстерә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10