ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Инфографика, аналитика

2011 елгы сайлаулар Төркия тарихында иң күп хатын-кызның депутат булып Бөек Милләт Мәҗлесенә керүе белән истә калыр

14 июнь 2011, 10:11

Рушания Алтай

Узган якшәмбе Төркия халкы Бөек Милләт Мәҗлесенә (парламентына) халык вәкилләрен сайлауга катнашты. Партияләрнең ай буе бәйрәм атмосферасында дәвам иткән җырлы-биюле сайлауалды кампанияләре, сайлау көненә 6 сәгать кала, туктатылды. Быелгы сайлауларга катнашучыларның саны Төркия тарихындагы иң югары күрсәткечкә ия. Сайлау яшендәге 50189930 төрек ватандашының 43 836 554е ягъни сайлаучыларның 86, 9 проценты сайлауга катнашып, ил язмышын хәл итүгә өлешләрен керттеләр. Сайлауларны күзәтеп бару өчен Төркия дәүләте тарафыннан Әнкара, Истанбул, Брюссель һәм Вашингтонда махсус матбугат үзәкләре корылды. Журналистларның, бигрәк тә чит ил матбугат әһелләренең канашуына зур игътибар бирелде. Чит илләрнең дөньякүләм танылган Financial Times, Le Monde, Le Figaro, La Republica, Corriere Della Sera, La Stampa, The Egyptian Gazette, İran, Jane’s Defence Weekly, Spanish News Agency, ABC News, Agentur Focus, Al Jazeera, Al Sharqıya News Channel, BBC, CNN International, Deutsche Welle Radio, El Mundo, New York Times кебек матбугат һәм мәгълүмат корылышлары белән берлектә, Татарстаннан ТАТАР-ИНФОРМ мәгълүмат агентлыгының Төркиядәге хәбәрчесе дә вакыйганы якыннан күзәтеп бару эшчәнлегенә чакырылды.
Парламент сайлауларында Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган җитәкчелегендәге Гаделлек һәм Үсеш Партиясе (AK Parti -Adalet ve Kalkınma Partisi) 49,9 процент тавыш җыеп, өченче мәртәбә беренче партия булу мәртәбәсенә иреште. Ул 326 депутат белән парламентка керү хокукына ия булды. Гаделлек һәм Үсеш Партиясе 2002 елда - 34.7, 2007 нче алгы сайлауларда 46.6 процент тавыш җыеп, дәүләт җитәкчелегенә күтәрелгән иде. Р.Т Эрдоган беренче мәртәбә партиясен тоташтан өч мәртәбә иң күп милләт вәкиле белән парламентка керткән лидер буларак Төркия тарихына кереп калачак.
Мостафа Кемаль Ататөрек тарафыннан нигез салынган Җөмһурият Халык Партиясе (CHP -Cumhuriyet Halk Partisi) 25 процент тавыш җыеп, 135 депутат белән парламентта урын алачак. Сайлауларда өченче урынны 13 процент тавыш һәм 53 депутат белән Милләтче Хәрәкәт Партиясе (MHP -Milliyetзi Hareket Partisi) биләде. Дүртенче урынны 6,6 процент тавыш белән, 11 партияне артта калдырып, 36 бәйсез кандидат казанды. Аларның өчесе сәяси гаепләнү белән колониядә утыра. Төркиянең көньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш Анадолу төбәкләрендәге Батман, Диярбакыр, Мардин, Шырнак, Хаккяри, Ван кебек 6 районда сайлауга катнашкан 14 партиянең берсе дә беренчелекне ала алмады, әлеге районнарда иң күп тавыш җыючыларның бәйсез кандидатлар булуы игътибар үзәгендә. Измир, Мугла, Тәкирдаг, Әдернә, Кыркларәли, Айдын һәм Түнҗәли шәһәрләрендә Җөмһурият Халык Партиясе иң күп тавыш җыеп, беренчелекне кулында тота. Ыгдыр районында исә алдынгылык - Милләтче Хәрәкәт Партиясендә. Санап кителгән бу районнарда хакимияттәге Гаделлек һәм Үсеш Партиясе я икенче яисә өченче урыннарны биләгән. Бу вазгыять журналистлар һәм политологлар арасында төрле фикерләр һәм бәхәсләргә юл ача.
Премьер-министр Р.Т.Эрдоган җитәкчелегендәге Гаделлек һәм Үсеш Партиясе Милләт Мәҗлесенә 326 депутат белән керсә дә, Төркия дәүләт конституциясен үзгәртерлек көчкә ия түгел. Р.Т.Эрдоганга бу максатын тормышка ашыру өчен кимендә 330 депутатка ия булуы кирәк. Шулай да, Гаделлек һәм Үсеш Партиясенең 9 елда халыктан алган тавышын 15,7 процентка арттыра алуы зур уңыш буларак бәяләнә. Тагын шунысы игътибарга лаек: элеккеге парламентта хатын-кыз депутатларның саны 46 булса, быелның 12 июнендә үткән сайлауларда 78 нәфис зат халык вәкиле булып, Бөек Милләт Мәҗлесендә урын алачак. Депутат булып сайланган иң күп хатын-кыз - Гаделлек һәм үсеш партиясеннән, аларның саны - 45. Җөмһурият халык партиясеннән - 19, Милләтче Хәрәкәт Партиясеннән -3, бәйсез кандидатлар арасыннан 11 хатын-кыз милләт вәкиле булып сайланды. Шунысы да кызыклы: бу нәфис затларның берсе дә яулыклы, ябынулы түгел. Төркия Җөмһурияте тарихына күз атсак, 1934 елның 5 декабрендә хатын-кызларга сайлау һәм халык депутаты булып сайлану хокукы бирелгәннән соң, 1935 елдагы парламентта 399 милләт вәкиленең 17сен хатын-кызлар тәшкил иткәнлеге билгеле. 1950-1951 елларда исә Бөек Милләт Мәҗлесендә бары тик 3 хатын-кызның гына депутат булып урын алганлыгы мәгълүм. Озак вакыттан соң, 1995 елда хатын-кыз парламентарьларнең саны 13кә җитүе зур вакыйга буларак бәяләнгән булса, Гаделлек һәм Үсеш Партиясе хакимияткә килгән көннән башлап, Милләт Мәҗлесендәге хатын-кыз депутатларның арта баруы, Төркиядә хатын-кызларның укымышлылык дәрәҗәсе артуын һәм сәяси активлыгын чагылдыра, шулай ук дәүләтнең хатын-кызларга җитди карашын белдерә. Төрек хатыннары өй ханымлыгы вазыйфасыннан дәүләт эшлеклесе вазыйфасына иркен күчә башладылар. Алай гына да түгел, бик күбесе эшмәкәрлек һәм зур фирмаларны җитәкләү белән шөгыльләнә. Соңгы елларда төрек хатын-кызларының өйдә хуҗабикә булып утыруга караганда, хезмәт урыннарында карьераларын үстерүгә зур игътибар бирүләре сизелә.
2011 елгы сайлаулар Төркия тарихында иң күп хатын-кызның депутат булып Бөек Милләт Мәҗлесенә керүе белән истә калачак, мөгаен.
Яңа корылачак парламентта танылган журналистларның, спортчыларның һәм 38 эшкуарның депутат булып урын алуы да аеры әһәмияткә ия.
Билгеле булганча, Төркиядә Бөек Милләт Мәҗлесе 550 депутаттан тора. 25 яшен тутырган кешеләр халык депутаты булырга хокуклы булса, сайлауларга катнашу хакы 18 яшьтән башлана.
Сайлау нәтиҗәләре ачыклану белән Төркия премьер-министры, Гаделлек һәм Үсеш Партиясе җитәкчесе Рәҗәп Тайип Эрдоганны беренче булып Англия премьер-министры David Cameron һәм Греция премьер-министры Yorgo Papandreu тәбрик иттеләр. Р.Т.Эрдоганның халык алдында ясаган рәхмәт белдерү чыгышы вакытында бер төркемнең "Көнләшүчеләр шартласын" дигән шигаренә, "Шартламасыннар. Без сугарга түгел, сөяргә килдек. Аларны да кочаклыйбыз", - дип җавап бирде.
Якын көннәрдә Төркия дәүләтен яңа хөкүмәт җитәкли башлаячак. Анда кемнәр урын алыр һәм Төркия халкының мәнфәгатьләре ничек якланыр - вакыт күрсәтәчәк. 

Рушания Алтай, 

Истанбул шәһәре
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10