ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры: “Спорт журналисты һөнәренең актуальлеге артканнан-арта”

2 июль 2011, 09:52

Рафис Борһанов Татарстанның спорт журналистларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов Татарстанның спорт журналистларын һөнәри бәйрәмнәре – Халыкара спорт журналисты көне белән котлады.
“Хөрмәтле коллегалар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Халыкара спорт журналисты көне белән тәбрик итәм! Татарстан башкаласы якындагы елларда кабул итәчәк дөнья масштабындагы спорт вакыйгалары алдыннан сезнең һөнәрнең актуальлеге тагын да арта.
Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә республикада яшәүчеләр Бөтенроссия һәм Халыкара ярышларда Татарстан спортчыларының уңышлары, яңа исемнәр хакында белә. Һәр спортчы тормышындагы әһәмиятле вакыйгалар сезнең катнашыгыз белән уза. Сез – профессиональ командаларның гына түгел, яшь спортчылар, спорт яратучыларның уңышларының да шаһитлары.
Быел без шатлыклы хәбәр алдык – Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының төркем этабы узачак. 2013 елгы XVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы алдыннан нәкъ менә сезнең эшегез, иҗади якын килүегез Казан һәм республика спортының имиджын билгели.
Сезгә физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм һәм бетмәс-төкәнмәс энергия, сәламәтлек, кызыклы иҗади эшчәнлек телим”, - диелә министрның котлавында.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10