ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Инфографика, аналитика

Татар-төрек галиме Әхмәт Тимернең автобиографик китабы чыкты

8 июль 2011, 15:42

Рушания Алтай

Төркиядә, үлеменә 8 ел тулганнан соң, Әхмәт Тимернең исән вакытында төгәлләргә өлгерми калган китабы дөнья күрде. "Ватаным Төркия" дип аталган басма Ататөрек исемендәге Мәдәният, Тел һәм Тарих Югары Корылышының Төрек Тарих институты тарафыннан нәшер ителгән. Аны нәшриятка мәрхүмнең кызы, икътисад фәннәре докторы Бахшаиш-Зәйнәп Фыратоглу әзерләгән.
Билгеле булганча, Әхмәт Тимер үзенең тормыш һәм эшчәнлек юлының бер өлешен "Исемдә калганнар" һәм "60 ел Алманиядә" китапларында яктырткан иде. Беренчесендә Татарстанда узган балалык һәм яшүсмер еллары тасвир ителсә, икенче китапта Алманиядә укыган, эшләгән, хезмәттәшлек иткән чоры каләмгә алынган. Инде үлеменә 8 ел тулган көннәрдә дөнья күргән "Ватаным Төркия" китабында исә, исеменнән дә аңлашылганча, Төркиядә үткән гомере аңлатыла. Ул бу әсәрен үзе исән вакытта әзерләгән, ләкин төгәлләргә гомере җитми калган.
Китап Бахшаиш Фыратоглуның "Ачыклау" дигән мәкаләсе белән башланып китә. Ул профессор Әхмәт Тимер турында кыскача гомуми мәгълүмат биргәннән соң, әлеге басманы ничек нәшрияткә бирергә әзерләгәнен аңлатып үтә. "Иң элек бик авыр эш кебек күренде. Булдыра алырмынмы икән, дип курыктым. Ләкин әтием язуларын искиткеч пөхтәлек һәм тәртип белән әзерләгән ки, миңа калган эшне "җырлап" кына башкарырга туры килде. Тормышындагы кызыклы кайбер вакыйгаларны китабына кертмәгәнлеген күрдем. Мөгаен, укучы өчен кызыксыз, дип уйлагандыр. Ләкин алар да әтиемнең тормыш юлын, кешелеген, фикерләрен аңларга ярдәм итә. Шунлыктан, сезнең хушкүрүчәнлегегезгә сыенып, әтиемнән ишеткәннәрне һәм аның белән бәйле үз тормышымдагы кайбер вакыйгаларны уртаклашырга булдым", - дигән. "Кыска, кыска... (Хәтирәләрдән бер җыентык")" дип аталган китапның бу өлеше аеруча кызыклы. "Әтием туган иленнән, ата-ана йортыннан 17 июнь көнне таң сәгатендә чыгып киткән. Ул үлгәнчегә кадәр һәр ел 17 июнь көненең таңында урамда йөреп керә, анда бер урында туктап, уйга чумып, озаклап утырып тора иде. Бала вакытта мин дә аның белән ул көнне йөреп керергә теләсәм дә, татлы йокымнан бүленә алмый идем. Әтием үлгәч, һәр елның 17 июнь таңы миңа калды. Ул көнне таң беленгән сәгатьләрдә мин дә, әтием кебек, уйларга талып, аның туган иленнән аерылу сәгатьләрен күңелдән кичереп, балконда утырам", -дип язган Бахшаиш ханым. -"Инде әтиемнең бүтән моны кабатлый алмавы, бездән аерылуы, кабат кире килмәячәге һәм аны сагыну сагышы йөрәгемне телә", - дип әтисенә булган соклану һәм аны юксыну хисләрен кәгазьгә төшергән. "Әтием олы тормыш юлына 17 яшендә 17 июнь көнне поезд белән чыккан. Ул көнне ниләр кичергәндер? Билгесез. Әмма ул гомер буе 17 июньне оныта алмады. Әтием соңгы юлчылыгына да миңа биргән хозурлылык белән чыккандыр дип ышанам...", - дип моңсу җөмләләр белән төгәлләгән язмасын.
Мәрхүм Әхмәт Тимер китапның кереш өлешен "Төрки дөньяда ватан мәсьәләсе" дип исемләндергән. Анда ул төрки халыклар, шул исәптән татар милләте һәм Татарстан туфраклары турында мәгълүматлар биргән. Китапның I бүлегендә туып -үскән Әлмәт авылы, әти-әнисе, әби - бабайлары, туганнары турында язган, нәсел шәҗәрәләре белән уртаклашкан. II бүлектә башлангыч һәм урта мәктәптә укыган елларын каләмгә алган. III бүлектә Төркиягә качып китүе аңлатыла. Аңа бу фикерне әтисе биргән. Чөнки аның әтисен хаксыз урынга контрреволюционер дип гаеплиләр һәм Әхмәт Тимерне укый торган мәктәбеннән куып чыгаралар. Бу турыда ул: "1925 елда уку елы башланганга бер ай тулган көннәрдә мәктәп мөдире белән коммунист партиясеннән килгән ниндидер кеше кулларындагы исемлек белән сыйныфтан - сыйныфка кереп, мәктәптән куылырга тиешле укучыларның фамилияләрен укый иделәр. Бу рәвешле мин дә совет мәктәбендә белем алырга ярамаучылар арасында өйгә кайтып киттем". Ул өч ел өендә үзлегеннән белемен арттыру өстендә эшләсә дә, әтисе дипломсыз булуның бернинди файда китермәячәген, укуын бары тик Төркиягә качып китеп кенә дәвам итәргә мөмкин булуын белдерә. Якын туганнары Зәкәрия, Габделбәр , Фәрит, әтисенең якын дусты - Карабаш авылы мулласының малае Габделәхәт белән бергә качу планнары төзиләр. Ләкин Төркия чиген үтү бары тик Әхмәт Тимер белән Габделәхәт Бикколга гына насыйп була. Туган нигезеннән аерылу сәгатьләре турында болай дип язган ул: " 1929 елның 17 июнендә сәгать иртәнге дүрттә Габделәхәт белән аркабызга рюкзакларыбызны асып, өебездән 3-4 км. ераклыктагы поезд вокзалына чыгып киттек. Бертуганнарым белән берәм -берәм саубуллаштык. Әтием безне озата барды. Кеше сизмәсен дип, ат белән түгел, бәрәңге бакчасы аша җәяү киттек". Бөгелмәдә Уфадан Сембергә юл алучы поездка менеп утыргач, көтмәгәндә тәрәзәдән әнисен күреп ала ул. 10 яшьлек сеңелесе Һава белән аларга сөт китергән икән. Бу Әхмәт Тимернең әнисен соңгы күрүе була. Авторның : "Мине бик яраткан, минем дә аңа чиксез сөю, хәйранлык белән бәйле булган әнием - үзенә лаек булмаган мондый авыр шартлар астында яшәргә мәҗбүр булган мескен әнием, соңгы кат каршымда басып тора иде. Әйтерсең, таш сын, хәрәкәтсез, аерылышу кайгысыннан аккан күз яшьләре матур йөзен чылата иде. "Кабаттан күрешергә насыйп булырмы?" дигән уйлар белән яшьле күзләремне сөртеп, аннан шулай аерылдым", -дигән юллары, ихтыярсыз, укучының да күзләрен дымландыра. Аяныч, язмыш аңа бүтән әнисен дә, әтисен дә күрергә насыйп итми. Әтисе Рәшит Яруллин 1938 елның 15 февралендә әнисенең җизнәсе, атаклы мәгърифәтче, сәясәтче Һади Атласи белән бергә атып үтерелә. 1940 елларга чаклы әнисе белән хат алышса да, Әхмәт әтисенең аянычлы үлеме хакында бары тик тимер диварлар җимерелгәч кенә хәбардар булып, тасвиры мөмкин булмаган ачы кайгы кичерә. Бу вакыйга аны үлеменең соңгы көненә чаклы тетрәндереп тора.
Кызганычка каршы, әти-әнисенең фотосүрәтләре дә калмый кулында. Икенче дөнья сугышы вакытында Берлин университетында укыган чорда яшәгән фатиры бомбаланып, әнисеннән килгән хатлар белән бергә фотогорафияләр дә көлгә әйләнә.
21 көн дәвам иткән куркыныч һәм маҗаралы юлчылыктан соң Шавшат тавы аркылы Әхмәт Тимер һәм юлдашы Габделәхәт Биккол 8 июль көннең таңында Төркия туфрагына аяк басалар. Шушы көннән соң бу ил аларның икенче ватанына әйләнә. Иң беренче булып алар Туфан исемле көтүче белән очрашалар. Җәйләүдә яшәүче бер гаилә бу егетләрне иртәнге аш белән сыйлый. Чит итми аларны Төркия дәүләте. Чикне саклаучы төрек гаскәрләре аларга казармада урын әзерли. Уку елы башланганчыга чаклы татар егетләре гаскәр, жандармерия һәм полиция күзәтүе астында яшиләр. Алар Артвин шәһәрендә губернатор белән күрешеп, Төркиядә укырга теләкләрен белдерәләр. Губернатор боларның документларын Әнкарага юллый. Ләкин озак вакыт хәбәр килми тора. Бер көнне урамда бик яхшы киенгән мөлаем йөзле бер кеше Әхмәт белән Габделәхәтне туктатып, сораштыра башлый. Проблемаларын белеп алгач: "Казанлыларның Әнкарада бик зур кешеләре бар. Нигә аларга мөрәҗәгать итмисез?", - дип, егетләрне почтага алып керә һәм "Төркия Бөек Милләт Мәҗелесе (парламенты) халык депутаты Йосыф Акчура галиҗанәпләренә", дип, озын текстлы телеграмма язып җибәрә. Озак та үтми, Артвин милли мәгариф идарәсенә Әхмәт белән Габеләхәтне Трабзон укытучылар мәктәбенә урнаштырырга дигән боерык килеп төшә. Бу урында өстәп шуны әйтми калып булмый: Йосыф Акчура бөтен милләттәшләренә, аерымчылык күрсәтми, кулыннан килгән ярдәмне күрсәтергә тырышкан. Аның турында язылган хәтирәләрдә дә, аны таныган кешеләрдән дә бу сыйфаты хакында еш укырга һәм ишетергә туры килә. Әхмәт Тимер дә юкка гына Йосыф Акчура турында китаплар язмагандар, күрәсең, күңелендә даими рәхмәт тойгысы яшәгәндер аның. Хәтта гомеренең соңгы көннәрдә дә ул Йосыф Акчура турындагы китабы өстендә эшли иде.
Автор Трабзон укытучылар мәктәбендә укыган елларын җылы хисләр белән аңлаткан. Соңыннан Истанбулга күчерелеп, исеме "Хәйдарпаша лицее"на әйләнгән әлеге уку йортын тәмамлагач, алар икесе дә Әнкара университетында яңа ачылган тел, тарих һәм георафия факультетына укырга керәләр. Төркия дәүләте бу ике яшь егетне төрек ватандашлыгына кабул итә. Алман телен яхшы белгән Әхмәт Тимергә бер елдан соң белем алуын Берлин университетында дәвам итәргә мөмкинлек чыга. Алман уку йортында ул югары белем генә алмый, анда фән юлына тәүге адымнарын атып, аспирантура да тәмамлый. Хәтта доцентлык диссертациясен дә Алманиядә якларга туры килә аңа. Ә менә профессорлык дәрәҗәсен ул Төркиядә ала. 1961 елда Әнкарада Төрек мәдәниятен өйрәнү институтын кора һәм аңа 14 ел җитәкчелек итә. 1960-1985 еллар арасында студенты булган Әнкара университеты Тел, тарих һәм география факультетында лекцияләр укый, фәнни эшчәнлеген дәвам итә.
"Ватаным Төркия" китабында Төркиядәге хезмәт юлы турында ул тәфсилләп язган. Шулай ук армия сафларындагы тормышын да мавыктыргыч итеп тасвирлаган. Гаилә тормышына да киң урын аерган. Китапның соңгы өлеше "Яңа дәвер һәм туганнарым белән очрашу" дип атала.
1940 елларда әнисе соңгы хатында Әхмәт Тимергә: "Чит илләр белән хат язышкан кешеләргә бик каты золым күрсәтәләр, хат язуыңны туктатып тор әле", - дигән була. Шуннан соң туганнары белән аралашу өзелә. 1980 елларның ахырында автор Төркиягә килгән татар галиме Ибраһим Нуруллин белән танышып, Һади Атласинең улы Угыз белән элемтәгә керү мөмкинлегенә ирешә. Бу рәвешле ул башка туганнарының язмышлары белән дә хәбардәр була. Баксаң, абыйсы Мөхәммәт Икенче дөнья сугышында вафат булган. Дошман баласы дип тормаганнар, сугышка алганнар икән үзен. Энесе Бәшир 1955 елда дөньядан аерылган. Әнисе Зәйнәп ханым исә 1978 елда гүр иясе булган.
1990 елда Әхмәт абзыйны беренче булып күрергә Әнкарага Һади Атласинең кызы Сәлма килә. Аның артыннан 1929 елның 17 июнендә Бөгелмә вокзалында озатып калганда 10 яшьлек булган сеңелесе Һава килә Төркиягә. Бер елдан соң Әхмәт Тимер кече энесе Гамир белән очраша. Волгоградта яшәгән Гамир абый улы Рәшит белән килә Әнкарага. Ике бертуган су тамчылары кебек берберләренә бик охшаш. 1992 елда исә Әхмәт абый өендә икенче энесе Сәгыйт әфәндене гаиләсе белән кунак итеп җибәрә. 1992, 1993 елларда Әхмәт Тимернең кызы Бахшаиш Татарстанга барып, вафат булган энесенең балалары белән очраша. Әтисенең туган авылы Әлмәтне барып күрә, нигезләрен эзләп таба. Бөтен сәяхәтен видеога төшереп бара, Төркиягә кайткач, Әхмәт абзыйга күрсәтә. Китап мул фотосүрәтләр белән баетылган. Анда авторның гаскәрлек, студентлык еллары, хезмәттәшләренең генә түгел, әти-әнисе, туганнары, якыннарының фотографияләрен дә күрергә мөмкин. Бактың исә, Әхмәт яраткан әнисе Зәйнәп ханымга охшаган икән, күз карашларына хәтле бер үк.
Китапның арткы өлешендә Әхмәт Тимер әсәрләренең библиографиясе бирелгән.
"Ватаным Төркия" китабы автобиографик әсәр булса да, анда ярылып тарих ята, гыйбрәт ята, татар халкының язмышы ята. Әле күптән түгел генә Төркиянең "Хәбәр түрк" телеканалындагы "Тарихның арткы бүлмәсе" исемле тапшыруда "Ватаным Төркия" китабы тәкъдир ителде. Галим Әхмәт Тимер турында мәртәбәле сүзләр яңгырады. Тапшыруга катнашкан галимнәрнең берсе: "Бүген тарихчыларыбыз арасында Әхмәт Тимерләребез, Әкъдәс Нигъмәт Куратларыбыз кебекләр юк", -дип һәм юксынуын, һәм ачынуын белдерде. Халкыбызны горурландырган бу шәхесләрне онытмаска һәм оныттырмаска иде.
Рушания Алтай,
Истанбул
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10