ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Татар дөньясы

“Булгария” теплоходы фаҗигасе кагылганнарга Таҗикстанның “Өмет” татар җәмгыяте мөрәҗәгать белән чыкты

12 июль 2011, 14:57

Татарстан җитәкчелеге, халкы һәм Идел елгасындагы мәгълүм фаҗига корбаннарының кардәшләренә юлланган кайгынамә ул

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Таҗикстанның “Өмет” татар җәмгыяте тарафыннан Татарстан җитәкчелеге, халкы һәм “Булгария” теплоходы фаҗигасе корбаннарының кардәшләренә, якыннарына адресланган кайгынамә алынды.

Без, тарихи Ватаннан еракта гомер итүчеләр, шушы зур фаҗигадә һәлак булганнарның гаиләләре, якыннары кичергән тирән кайгысын уртаклашабыз. Ватандашларыбыз һәлак булды, шуңа без дә кайгыда, безнең дә йөрәк әрни һәм барыбыз да шушы зур югалту ачысын үзебездә тоябыз, диелә “Өмет” татар җәмгыяте исеменнән аның рәисе Ренат Сәйфетдинов җибәргән мөрәҗәгатьтә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10