ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Озак еллар Бөтендөнья татар лигасын җитәкләгән Гали Акыш вафат

18 июль 2011, 09:46

Гаяз Исхакый фикерләренең дәвамчысы Гали Акыш, татар яшьләренә васыять калдырып, Аллаһе Тәгаләнең хозурына күчте

(Истанбул, 18 июль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Кичә күренекле җәмәгать эшлеклесе, танылган журналист, Бөтендөнья татарлар лигасы мактаулы рәисе Гали Акыш якты дөньяга күзләрен йомды. Мәрхүмнең җәсәде бүген Әнкараның Җәбәҗи исемендәге зиратына җирләнә.
Гали Акыш 1918 елның 14 гыйнварендә Манчжуриянең Хайлар шәһәрендә туган. Шундагы татар мәктәбендә укыган. 1936 елда рус лицеен тәмалый. Шул ук елны танылган әдип, сәясәтче Гаяз Исхакый белән таныша һәм аның чыгышларыннан бик тәэсирләнә. Бер елдан соң югары белем алу өчен Каһирәгә юл тота. Ләкин Мисыр климаты Гали Акышка килешми, ул авырый башлый. Моны белеп алган Гаяз Исхакый аны Варшавага чакыра. 1940 елында Варшавада Төркия ватандашлыгы алып, төрек иленә юлга чыга. Биредә ул Истанбул университеты икъдисад факультетына укырга керә. 1953 елда Манчжуриядә калган әти-әнисен, бертуганнарын Төркиягә китертә. 1966 елда Алманиянең Мюнхен шәһәрендәге "Азатлык" радиосының татар-башкорт редакциясендә эшли башлый. Татар дөньясына үткен каләмле, ачык фикерле журналист булып таныла. Шул ук вакытта сәясәт һәи иҗтимагый эшчәнлеген дә дәвам иттерә. 1975 елда Люцерн Кеше хокуклары Ауропа комитетына әгъза булып сайлана. Өч елдан соң әлеге оешманың халыкара конференциясенә катнаша. Әнкарада "Төрек учаклары" оешмасында Идел-Урал халыкларының язмышы белән бәйле доклад белән чыга. Гали Акыш 1983 елда "Азатлык" радиосыннан лаеклы ялга аерыла һәм 1985 елда "Идел-Уралда азатлык өчен көрәш" исемле китабын бастыра. Ана ватаны булган Татарстанга тәүге тапкыр 1990 елда аяк баса. Үзенең тормыш юлын һәм әңгәмәләрен 2002 елда "Исемдә калганнар" китабы белән төрек укучыларына тәкъдим итә. Ул татарчага тәрҗемә ителеп, Казанда дөнья күрде.
Шунысы да әһәмиятле, Яр Чаллы шәһәрендәге бер мәктәп Гали Акыш исемен йөртә.
Гали Акыш - Гаяз Исхакый белән бер үк фикерләрне уртаклашып, татар халкының милли бәйсезлек көннәрен якынлаштыру өчен гомерен багышлаган шәхес. 2000 елда Финляндия татары булган тормыш иптәше Зарифа ханым вафат иткәч, 35 ел гомер сөргән алман иленнән Төркиягә күченеп кайта. Бертуганнары яшәгән Әнкара каласына урнаша. Милләттәшләре белән аралашып, Гаяз Исхакыйдан мирас алган фикерләрен, омтылышларын алар белән уртаклашып яши. Татарстаннан килгән студентлар белән кайнаша. Бик гади шартларда яшәвенә кармастан, матди авырлык кичергән татар шәкертләренең кайберләренә стипендия түли. Төрек матбугатында милләтенең киләчәге өчен борчылып язган төрле мәкаләләре дөнья күрә. Аның татар-төрек яшьләренә васыять итеп калдырган язуында шундый җөмләләр бар: "Туган телегезне саклагыз. Ислам диненә тугры калыгыз. Чын милли тарихны өйрәнегез һәм өйрәтегез. Милли икъдисанны күтәрегез. Дәүләт идеалын җанлы тотыгыз. Төрек-татар-ислам синтезыннан барлыкка килгән Ауразия идеалы җирлегендә зур берлек корып, дөнья тынычлыгына өлеш кертегез!"
Гали Акыш җаны-тәне белән фикерләренә бәйле булган татар халкының милли көрәшчесе Гаяз Искакый белән бер үк айда дөнья куйды. Остазының үлеменә 57 ел туларга 5 көн кала 93 яшендә арабыздан китте. Әйтерсең, үлеме дә безгә бер васыять - "Милли лидерларыгызны онытмагыз!"
Авыр туфрагы - мамык, урыны җәннәтнең түрендә булсын.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10