ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Татарстан мөфтияте Рамазан аенда сәхәр һәм ифтар, намаз вакытларын игълан итте

31 июль 2011, 11:42

Ураза 1 августта тотыла башлый

(Казан, 31 июль, “Татар-информ). Бүген, кояш баю белән, кичке сәгать туларга җиде минутта (20.53) мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлана. Бу көнне мәчетләрдә беренче тәравих намазалары (Рамазан аенда укыла торган махсус намаз) укыла.

Ә ураза үзе 1 августта тотыла башлый.ТР мөселманнары Диния нәзәрате рәсми сайтында сәхәр (ашап, иртән уразага керү вакыты) һәм ифтар (авыз ачу), намаз вакытлары бирелгән.

Анда шулай ук сәхәр һәм ифтар вакытында укыла торган догаларны да табарга мөмкин.

Ният һәм ифтар догасы. Сәхәр ашап бетергәч, уразага “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”, - дип ният кылына.

Татарчасы "Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр" , - дип әйтелә.

Авыз ачканнан соң, “Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мә әххәртү”, - дип ифтар догасы укыла.Татарча "Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл", - дип дога кылабыз.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10