ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Татар дөньясы

Фәһимә Хисамова: “Хәзер телне өйрәнүдә функциональ-тематик юнәлешкә күчү бик әһәмиятле”

20 октябрь 2011, 15:08

“Безнең бурыч – телебез бик борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр нинди үзгәрешләр кичергәнлеген барлап, тарихи грамматиканы эшләү”, - дип саный КФУ галимәсе Ф.Хисамова

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда 21-24 октябрь көннәрендә “Төрки телләр диалектологиясе, тарихы һәм грамматик төзелеше” дип исемләнгән халыкара тюркология конференциясе уздыру нисбәтеннән җыелган матбугат очрашуында бүген журналистлар танылган галимә, профессор, филология фәннәре докторы Фәһимә Хисамовага “Сез, галимә буларак, хәзерге вакытта Татарстанда телне өйрәнү, саклау һәм үстерү өлкәсендә нинди проблемалар бар дип саныйсыз?” – дигән сорау юллады.
“Чыннан да, телнең үзен, төзелешен, проблемаларын өйрәнүгә караганда да, әһәмиятлерәк проблема хәзер, һичшиксез, телне саклап калу белән бәйле. Конференция кысаларында узачак секцияләрдә андый проблемалар күтәреләчәк. Без җыенга бик күп мәктәп укытучыларын чакырдык, бу мәсьәләгә карата аларның фикерен дә тыңлаячакбыз. Минемчә, конференция узганнан соң да, әлеге мәсьәлә буенча бәлки матбугатта да кайбер фикерләр белән чыгарга туры килер”, - дип җавап бирде Ф.Хисамова.
“Билгеле инде телнең төзелешен, үзенчәлеген өйрәнү тукталып тормаячак. Моңа кадәр без күбрәк телнең тышкы ягын – структур юнәлешен өйрәндек. Ничә кушымча бар, алар ничек төрләнә һ.б. Менә хәзер эчтәлек ягы алга чыга: телнең нәкъ үзенең, һәр милли телнең хосусиятен чагылдыра торган һәр кушымчаның, һәр сүз кисәгенең үз мәгънәсе бар һәм аларның сөйләмдә урнашуы тәртибе һәр телдә үзенчәлекле. Хәзер телне өйрәнүдә менә шушы функциональ-тематик юнәлешкә күчү бик әһәмиятле”, - дип белдерде галимә.
“Иң әһәмиятлесе – телебезнең тарихын өйрәнү, - дип саный ул. - Тел тарихы дигән фән – тарихи грамматика төрки телләр күләмендә өйрәнелде. Мәскәү галимнәре алты томда фундаменталь хезмәтләр чыгарды. Безнең бурыч – телебез бик борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр нинди үзгәрешләр кичергәнлеген барлап, тарихи грамматиканы эшләү. Фән өлкәсендә безнең бурычлар җитәрлек. Һәм мин студентлар ярдәме белән, аларны үстереп, галим ясап, бу юнәлешкә кертеп җибәрербез дип өметләнәбез”, - дип билгеләп үтте Ф.Хисамова.
Аның сүзен КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов дәвам итеп: “Безнең өметле укучыларыбыз бик күп. Аннан соң институт структурасында фәнни-мәгариф үзәкләре төзелде. Бүгенге көндә институтта шундый өч үзәк эшләп килә. Һәр үзәк эчендә лабораторияләр бар. Аларда безнең филология, сәнгать өлкәсендә безне борчыган барлык мәсәләләр дә фәнни нигездә өйрәнеләчәк”, - дип белдерде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10