ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Күренекле милләттәшебез Гариф Солтан вафат

18 ноябрь 2011, 14:48

Ул “Азатлык” радиостанциясенең татар-башкорт бүлеген оештыруда катнашучыларның берсе

(Уфа, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Алманиянең Мюнхен шәһәрендә яшәүче атаклы шәхесебез Гариф Солтан 88 яшендә вафат булды. Бүген ул Мюнхендагы бер зиратта җирләнде.
Гариф Солтан 1923 елда Башкортстанның Мәләвез районы Җиргән авылында туып үсә. Җиргән татар халкына бөек Дәрдемәндне һәм танылган язучы Мирсәй Әмирне биргән төбәк.
Соңрак Гариф Солтанның әтисе, гаиләсен алып, Ишембай шәһәренә күченә. Шунда Гариф урта мәктәпне тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башланганда, ул Уфада педагогия институтының чит телләр бүлегендә алман телен өйрәнгән студент була. 19 яше тулар- тулмас сугышка барып керә ул. 1942 елда Гариф Солтан әсирлеккә эләгә.
Күп михнәтләр чигәргә туры килә якташыбызга. Лагерьдан лагерьга күчерелеп йөри торгач, танылган милләттәшебез Әхмәт Тимер ярдәмендә, әсирлектән котыла һәм “Идел-Урал” легионына языла. Алман телен яхшы белүче буларак, легионда тәрҗемәче булып эшли.
Сугыштан соң, Гариф Солтан Америка хәрбиләре карамагында калдырыла. Бераз Алманиядә яшәгәч, АКШка китә. Шунда “Азатлык” радиостанциясенең татар-башкорт бүлеген оештыруда катнаша. Радио Алманиядә эшли башлагач, Гариф Солтан анда туксанынчы елларга кадәр журналист һәм баш мөхәррир була. Гариф Солтан һәм аның белән эшләүче журналистлар татар һәм башкорт халыкларының данлы тарихы, атаклы шәхесләре, киләчәк язмышлары хакында тирән фикерле тапшырулар әзерли.
Татар-башкорт редакциясенең башында Гариф ага белән бергә Шиһаб Нигъмәти, аннан соң Гали Акыш кебек милләтпәрвәрләр тора. Соңрак бирегә эшкә Төркиядән Фәрит Аги (Иделле), Надир Дәүләт, Фәридә Хәмит чакырыла.
Гариф Солтаннан соң татар-башкорт бүлеген талантлы журналист һәм оештыручы Фәрит Иделле җитәкләде. Соңгы елларда бу җаваплы вазыйфаны яшь буын журналист, күпкырлы талант иясе, инглиз, алман, чех телләрен камил белүче Рим Гыйльфанов (Кәрим Камал) үти. Шулай итеп, Гариф Солтанның матур эшләрен яшь буын журналистлар уңышлы дәвам итә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10