ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар дөньясы

Равил Фәйзуллин: “Фәнис Яруллинның яшәү рәвеше һәм иҗаты - уникаль вакыйга”

10 декабрь 2011, 19:08

Мәрхүм белән саубуллашу Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Римма Гатина). “Фәнис абый турында сөйләгәндә һич тә менә мондый соңгы юлга озату җыенына җыелганыбызны күз алдына китерү дә авыр. Чөнки ул чын мәгънәсендә тормышны яратып яшәде. Яшьли һәлакәткә очраса да, язучы буларак, ул, рухи көченә таянып, 51 китап чыгарган кеше”, - диде ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева. Татарстанның Халык шагыйре, күп санлы әсәрләр авторы, дәүләт бүләкләре иясе Фәнис Яруллинны соңга юлга озату вакытында. Вице-премьер шагыйрьнең бик күп дәүләт бүләкләре алуын, әмма иң мөһиме – бик күп халыкның аны соңгы юлга озатырга килүе булуын билгеләп үтте.Мәрхүм белән саубуллашу Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды.

Анда аның хәләл җефете, таянычы һәм рухи яктан көч биреп торучысы Нурсөя ханым, туганнары, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев, Татарстан парламенты депутатлары, ТР Мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин, якташлары һәм аның иҗатын сөючеләр бар иде.

Айрат Сибәгатуллин, Фәнис абый белән бәйле хатирәләрне хәтерендә яңартып, шагыйрьнең күз карашлары, аның сөйләве күңеленә уелып калуын һәм үзенә көч бирүен әйтте. “Мин аның гаиләсе каршында баш иям. Гаилә җылысы аңа яшәргә, иҗат итәргә юллар ачты. Бик зур рәхмәт сезгә, Нурсөя апа”, - диде министр.

Зилә Вәлиева, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткереп, аның Халык шагыйрен югалтуны авыр кичерүен әйтте. “Әгәр Фәнис абый алдында калган бурычлар булса, алдагы көннәрдә аларны да үтәрбез”, - диелде.

“Аның әсәрләре халыкка, тормышка, һәр кешегә адресланган иде. Ул чыннан да кешелекне саклауга багышланган иҗат мирасын калдырды. Фәнис абый безгә яңадан-яңа әсәрләр калдырып киткән кеше. Мәхәббәт шигырьләреннән бер том җыелган иде, башка басылмаган әсәрләре дә бар. Аларны укып чыгып, Фәнис абыйны яңадан ачуыбыз алда әле.

Фәнис абый рухы белән олы татар шәхесләре белән беррәттән тора. Аңа таяныч эзләп, зур җитәкчеләр дә килә иде. Ул элек үзе эшләгән “Татнефть” оешмасы белән дустанә мөнәсәбәсәтләрдә иде. Минтимер Шәрип улын алсак та, Фәрит Хәйрулла улын алсак та, алар һәрвакыт аның хәлен белеп яшиләр иде.

Фәнис абый, мәгълүматлы кеше буларак, заманның көнүзәк мәсьәләләренә, бигрәк тә милли гореф-гадәтләр, тел, яшьләрне саклап калу проблемаларына битараф түгел иде, үзенең фикерләрен җиткереп тора иде”, - дип, Зилә Вәлиева, шагыйрьнең республикада җәен булып узган фаҗигаләр нисбәтеннән, мондый һәлакәтләрне ничек булдырмый калырга дип, соңгы көненә кадәр борчылып ятуын хәбәр итте. “Фәнис абый барыбыз өчен дә рухи ныклык үрнәге булып кала. Аның әдәби мираска керткән өлеше, һичшиксез, зур. Шуның өчен ул татар халкы, мәдәният яшәгән вакытта безнең белән бергә булыр. Бәхил булыгыз, Фәнис абый”, - дип сүзен тәмамлады вице-премьер.

Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин, Фәнис Яруллинның сентябрь аенда туган якларына кайтуын, халык алдында яңа шигырьләрен укуын хәтердә яңартты. “Алар яңа һәм, кызганычка каршы, соңгы шигырьләр булып чыкты. Аның бер шигыре Кызылъяр басулары, Баулы таулары белән саубуллашу кебек иде. Фәнис абый сөйләшкәннән соң, фикер алышканнан соң, үзеңдә булган кыенлыклар, мәшәкатьләр бер дә юк әйбергә әйләнә иде. Аның Баулыга кайткан көне якташлар өчен зур бәйрәм иде. Без бүген Нурсөя апага бик рәхмәтлебез. Аның Фәнис абый белән дисләгән еллар бергә булуы һәйкәлгә тиң”, - дип белдерде башлык, шагыйрь белән горурланып яшәүләрен әйтеп.

Шагыйрь Разил Вәлиев, Фәнис Яруллин белән бәйле хатирәләрне хәтерендә яңартып, аның 15 яшьлек Разилгә шигърият дөньясына фатиха бирүчеләрдән булуын билгеләп үтте. “Синең иҗатың беркайчан да кызгануга мохтаҗ түгел иде. Безгә аңа сокланырга, шаккатырга һәм горурланырга гына сәбәп була иде. Син шундый авыр язмышка дучар булып та, беркайчан да мескенлеккә, түбәнлеккә төшмәдең, нинди генә авыр хәлдә булсаң да, шаяра, көлә идең”. – дип искә төшерде. Аның, язмыштан өстен булып, горур булып кала алуын билгеләп үтте. Соңгы көннәрдә авырып ятканда да, кешеләргә ярдәм кулы сузарга омтылуын белдерде. Хатыны Нурсөя ханымның Фәнис абыйны баласыдай каравы, аңа терәк булуын әйтте.

Кайгы уртаклашу митингында шулай ук ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллин чыгыш ясады. Илфак Ибраһимов Фәнис Ярулинның халыкка иң якын торган әдипләрдән булуын ассызыклап үтте, сәхнәләрдән, экраннардан трибун булмаса да, халыкның аңа үзе тартылуын, иҗаты һәм тормышы белән кызыксынып торуын хәбәр итте. Фәнис Яруллинның шагыйрь булып өлгерүендә әнисе Гафифә һәм хатыны Нурсөя апаның роле зур булуын, бүген аның хәләл җефете алдында барысының да баш июләрен әйтте. Шулай ук Фәнис абыйның биргән киңәшләренең бик тормышчан, күңелгә үтеп керерлек булуы билгеләп үтелде.

“Аның яшәү рәвешен һәм иҗатын уникаль вакыйга дип әйтер идем. Татар халкы арасында гына түгел, мондый хәлне мин башка белмим”, - диде Равил Фәйзуллин, шагыйрьнең 55 елга якын урын өстендә ятуын һәм иҗат итүен искәртеп. “Фәнис абый безгә, исәннәргә-сауларга, яшәүнең кадерен белергә, мөмкинлекләрнең чиксезлегенә ышандырып китте. Рәхмәт аңа. Ул шагыйрь, зур прозаик, драматург, публицист, чын гражданин иде. Татар халкы исән булганда, без әле киләчәктә, кайта-кайта, бу кеше турында горурланып сөйләячәкбез. Нурсөя ханым турында шунысын әйтәсе килә: мәшһүр татар хатын-кызларының беренче бишлегенә керә торган кеше ул. Әгәр Нурсөя апа батырлыгы булмаса, без Фәнис абыйны болай зурлый алмас идек”, - дип, халыкның шулай зурлап шагыйрьне озатырга килүе белән горурлануын белдерде.

Мәрхүм Казанның Яңа бистәдәге иске татар зиратында җирләнде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10