Владимир Путин: “Россия өчен милли мәсьәлә фундаменталь характерга ия”
Путин чираттагы программа мәкаләсен бастырып чыгарды
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген “Независимая газета” Владимир Путинның икенче программа мәкаләсен бастырып чыгара. Әлеге мәкалә милли мәсьәләләргә багышланган.
Мәкалә: “Россия өчен милли мәсьәлә, бернинди арттырусыз, фундаменталь характерга ия. Теләсә кайсы сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе гражданнар арасындагы һәм милләтара татулыкның илебез яшәеше өчен иң төп шартларның берсе булуы хакында үзенә хисап бирергә тиеш”, - дигән сүзләр белән башланып китә.
Путин ассызыклап үткәнчә, “тарихи Россия – этник дәүләт тә, Америкадагы кебек “эретү казаны” да түгел, анда, ничек кенә булмасын, барысы да мигрантлар. Россия гасырлар дәвамында күпмилләтле дәүләт буларак үсеш кичергән. Россиянең бөтен тарихын колачлаган гаять зур территорияләрне үзләштерү күп кенә халыкларның уртак эше булган. Этник украиннарның Карпаттан алып Камчаткага кадәрге киңлектә яшәвен әйтү дә җитә. Этник татарлар, яһүдләр, белоруслар кебек үк...”.
“Гражданнар арасындагы тынычлык һәм милләтара татулык – даими динамика, диалог ул. Бу – дәүләт һәм җәмгыятьнең уртак эше, ул “күптөрлелектә бердәмлекне” тәэмин итәргә сәләтле бик үткен карарлар, зирәк сәясәт таләп итә”, - дип ассызыклый В.Путин.
Үз мәкаләсендә ул шулай ук федераль хакимият органнары системасында милли үсеш, милләтара тынычлык, этносларның хезмәттәшлеге мәсьәләләре өчен җавап бирүче махсус структура булдырырга тәкъдим итә.
“Без гасырлар дәвамында бергә гомер иттек. Иң куркыныч сугышта бергәләп җиңүгә ирештек. Алга таба да бергә яшәячәкбез. Безне аерырга теләүчеләр яки омтылучыларга шуны гына әйтә алам - бу эшегез барып чыкмаячак, көтмәгез дә ...”. Владимир Путин үзенең мәкаләсен әнә шундый сүзләр белән тәмамлый.
Искәртеп узабыз, В.Путинның беренче мәкаләсе моннан бер атна элек дөнья күргән иде.






23 Гыйнвар 2012,10:34
Шәрехләмә язарга