Римма Ратникова: “Путин – сәясәтче-реформатор, ул милли сәясәтне ничек үткәрергә икәнлеген белә”
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары инануынча, милләтара татулык – Россия яшәешенең мөһим шартларыннан берсе
(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Владимир Путинның милли мәсьәләгә багышланган мәкаләсен шәрехләде, дип хәбәр итә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
“Минем фикеремчә, Владимир Путин мәкаләсенең милли мәсьәләгә багышлануы очраклы түгел, - дип саный ул. - Әлеге мәсьәлә өлгереп җиткән, һәм ул бүген берәүне дә читләтеп узмый. Россия өчен ул бик тә актуаль. Владимир Владимирович билгеләп үткәнчә, гражданнар арасындагы һәм милләтара татулык илебез яшәешенең төп шартларыннан берсе”.
“Дөрес сүзгә җавап юк – милли мәсьәлә ул һава кебек: барысы да тәртиптә булганда аны сизмисең дә. Тончыга башламас өчен, аның белән даими рәвештә, җентекләп шөгыльләнергә кирәк. Күп кенә халыкларның дус-тату яшәвендә безнең, татарстанлыларның, зур тәҗрибәсе бар, без бу хакта ышанып әйтә алабыз, - диде Римма Ратникова. – Путин – сәясәтче-реформатор, ул илдә милли сәясәтне ничек үткәрергә икәнлеген белә һәм аның юлларын тәкъдим итә. Ул бу эштә ерак гасырлардан килгән традицияләргә таяна, чөнки “Россия күпмилләтле дәүләт буларак гасырлар дәвамында үсеш кичергән”. Гомумән алганда, бүгенге көндә милли мәсьәлә хакында сүз кузгату гына да зур кыюлык сорый. Шулай ук бүген берни эшләмичә кул кушырып утырыр чак та түгел...”.






24 Гыйнвар 2012,10:35
Шәрехләмә язарга