ВИДЕО-АРХИВ:  

22.02.2012

13



Адымнар
Адымнар     

22.02.2012

39



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

185



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Сәясәт

Милләттәшебез Нефтекама шәһәре хакиме итеп сайланды

Бастырып чыгару өчен

24 Гыйнвар 2012,12:35

4 мартта Башкортстанда, Русия президентын сайлауда тавыш бирүләр белән беррәттән, республикадагы муниципаль сайлаулар да оештырыла

(Уфа, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Мәгълүм булуынча, 4 мартта Башкортстанда, Русия президентын сайлауда тавыш бирүләр белән беррәттән, республикадагы муниципаль сайлаулар да оештырыла. Әле депутатлыкка дәгъвачыларны теркәү тәмамланды.
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, быелгы җирле советларга сайлауларда 721 депутат сайланырга тиеш икән. Шушы урыннарга җәмгысе 1920 кандидат дәгъва итәчәге ачыкланды. Шуларның 697-че үзләрен үзләре тәкъдим иткән. Ә калганнары сәяси фиркаләрдән сайлана. Шунысы да мәгълүм, сайлауларда парламентка үткән барлык фиркаләр вәкилләре дә катнаша. Һәрвакыттагыча, иң күп дәгъвачылар “Бердәм Русия”дән - 728 кандидат. Шулай ук Коммунистлар фиркасеннән 193 дәгъвачы, “Гадел Русия”дән – 172 һәм ЛДПРдан – 130 вәкил депутатлыкка үтәргә тели.
Башкортстанның 8 шәһәрендә - Уфа, Агыйдел, Күмертау, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Сибай һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә җирле үзидарәләрнең вәкаләтле органнарына сайлаулар оештырыла. Аларда 192 мандат каралган.
Шул ук вакытта агымдагы сайлаулар да бара. Мисал өчен, 19 гыйнвар көнне, Нефтекама шәһәре башлыгы итеп Илүс Гарифуллин сайланды. Ул моңа кадәр дә 2003-2005 елларда шушы шәһәргә җитәкчелек иткән иде инде. Ә соңгы елларда андагы бер ширкәтнең башлыгы вазыйфаларын башкарды ул. Илүс Гарифуллин Илеш районының Аккүз исемле татар авылында туып үскән. Аңа – 51 яшь.
Уфада исә тагын да мөһимрәк сайлау булды – башкала мэрын сайлау үтте. Депутатлар өч дәгъвачы арасыннан бертавыштан, Ирек Ялаловны мэр итеп сайлады. Элекке хаким Павел Качкаев РФ Дәүләт думасына депутат итеп сайланганнан соң, нәкъ менә ул вакытылча шушы вазыйфаларны башкара килде.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?