ВИДЕО-АРХИВ:  

22.02.2012

13



Адымнар
Адымнар     

22.02.2012

39



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

185



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Фән һәм мәгариф

Татарстан мәгариф һәм фән министры ТР студентларын Татьяна көне белән котлады

Бастырып чыгару өчен

Татарстан мәгариф һәм фән министры ТР студентларын Татьяна көне белән котлады 25 Гыйнвар 2012,10:14

“Шунысы куандыра, бүгенге студентларны белем алу, сессияләр тапшыру һәм дипломнар яклау гына түгел, үз вузларының иҗтимагый тормышында һәм спорт чараларында актив катнашу да берләштерә”, - дип ассызыклады министр

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов республика студентларын бүген билгеләп үтелә торган Татьяна көне белән котлады.
ТР мәгариф һәм фән министрының министрлыкның матбугат хезмәте тараткан котлавында мондый юллар бар:
“Кадерле дуслар! Бүгенге көндә студент исемен горур йөртүчеләрне, кайчандыр студент булган һәм күңеле белән һәрвакытта да яшь калучыларның барысын да Россия студентларының яраткан бәйрәме – Татьяна көне белән ихлас котлыйм!
Татарстан хаклы рәвештә Россиянең иң зур белем бирү һәм фәнни үзәкләреннән берсе санала. Сезнең һәркайсыгыз студент елларын, югары уку йортларындагы дусларын һәм укытучы-остазларын аерым бер җылылык белән искә алачагына ышанам.
2013 елда Казанда Җәйге Универсиада узачак. Шунысы куандыра, бүгенге студентларны белем алу, сессияләр тапшыру һәм дипломнар яклау гына түгел, үз вузларының иҗтимагый тормышында һәм спорт чараларында актив катнашу да берләштерә. Актив яшәү рәвеше алып барыгыз, спорт белән шөгыльләнегез һәм аңа үз дусларыгызны да җәлеп итегез! Сез яшь һәм энергиягез ташып тора, ә яшьләр һәм кыюлар өчен ирешеп булмастай берни дә юк.
Бөтен гомерегез буе белем алу процессыннан берни белән дә чагыштырып булмаслык канәгатьлек алуыгызны телим.
Әгәр мәшһүр галим булырга телисез икән – фәннең биек үрләре сезгә буйсынсын, танылган кеше булырга телисез икән – бөтен өметләрегезне чынга ашыру өчен барысы да җай килеп торсын. Сез барысына да ирешерсез дигән өметтә калам! Бәхет, уңышлар һзәм үзегезгә ышанычны югалтмавыгызны телим!”
Белешмә өчен. Бүгенге көндә республикада 200 меңнән артык студент исәпләнә. 30 университет, академия һәм институтлар, 100 дән артык көллият һәм техникумнар икътисадның барлык тармаклары өчен кирәкле квалификацияле белгечләр әзерли.


 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?