Казан шәһәр Думасы Президент сайлаулар буенча участок сайлау комиссияләре составына кандидатуралар раслады
Россия Президентын сайлаулар буенча участок сайлау комиссияләренең расланган составында хатын-кызлар 80 процентны тәшкил итә
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Россия Президентын сайлаулар буенча участок сайлау комиссияләренең Казан шәһәр Думасы тарафыннан расланган составында хатын-кызлар 80 процентны тәшкил итә.
Бүген Казан шәһәр Думасы депутатлары 4 мартта узачак сайлаулар буенча участок сайлау комиссияләре составына билгеләү өчен кандидатуралар раслады.
Казан шәһәр Думасының мәшгульлек, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре даими комиссиясе рәисе Рафаэль Баһаветдинов хәбәр иткәнчә, сайлау комиссияләре составына барлыгы 450 кеше керәчәк, аларның 360 ы – хатын-кызлар. Комиссия әгъзаларының күбесе югары белемле. Кандидатларның һөнәри эшчәнлегенә килгәндә, алар төрле эшчәнлек өлкәләрен тәкъдим итә.






Шәрехләмә язарга