ВИДЕО-АРХИВ:  

22.02.2012

13



Адымнар
Адымнар     

22.02.2012

39



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

185



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Рәсми хәбәрләр, Мәдәният

Р.Миңнеханов 2012 елны Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан итү турындагы Указга кул куйды

Бастырып чыгару өчен

Р.Миңнеханов 2012 елны Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан итү турындагы Указга кул куйды 26 Гыйнвар 2012,12:34

Указ басылып чыккан көненнән үз көченә керә

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 гыйнварда “2012 елны Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан итү турында”гы Указга кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Указ текстында болай диелә:
“Җәмәгатьчелек игътибарын Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның тарихи һәм рухи традицияләрен, мәдәниятләрен һәм телләрен саклау һәм үстерү, мәдәни мирас объектларын яңадан торгызу, реставрацияләү һәм популярлаштыруда ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан карар чыгарам:
1. 2012 елны Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан итәргә.
2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бер ай вакыт эчендә үткәрү вакытын, җаваплы башкаручыларны, финанслау күләмнәрен һәм чыганакларын күрсәтеп, 2012 елда Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас елын уздыру буенча төп чаралар планын эшләргә һәм расларга, шулай ук аның гамәлгә ашырылуын контрольдә тотарга.
3. Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына, Татарстан Республикасында федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнарына, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмаларга Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас елын әзерләү һәм үткәрүдә актив катнашырга.
4. “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгына, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе” ААҖнә, республика һәм җирле гаммәви мәгълүмат чараларына Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас елында үткәреләчәк чараларны киң яктыртуны тәэмин итәргә.
5. Указ басылып чыккан көненнән үз көченә керә”.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?