ВИДЕО-АРХИВ:  

22.02.2012

13



Адымнар
Адымнар     

22.02.2012

39



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

185



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Икътисад, Рәсми хәбәрләр

Татарстан Президенты Давоста узучы форумда “Россия перспективалары” секциясе эшендә катнашты

Бастырып чыгару өчен

26 Гыйнвар 2012,15:30

Фикер алышуда катнашучылар арасында Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры И.Шувалов, Россиянең элеккеге финанс министры А.Кудрин, Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы президенты Томас Миров һәм башкалар бар

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) узучы Бөтендөнья икътисади форумы кысаларында берничә чарада булды.
Искәртеп узабыз, ТР Президенты 25-27 гыйнвар көннәрендә Давоста узучы Бөтендөнья икътисади форумында катнаша. Рөстәм Миңнехановны ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар озатып йөри.
Бүген Татарстан Республикасы вәкилләре «Barclays Capital» компаниясе исеменнән оештырылган Колорадо штатының яңа губернаторы Джон Хиккенлупер катнашындагы эшлекле иртәнге ашта булды.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар форум кысаларында оештырылган “Россия перспективалары” секциясе эшендә катнашты. 2012 елда илдәге сәяси һәм социаль-икътисади вәзгыять хакында фикер алышуда катнашучылар арасында Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, Россиянең элеккеге финанс министры, Санкт-Петербург университеты профессоры Алексей Кудрин, Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы президенты Томас Миров һәм башкалар бар. Сессия барышында Россиядә инновацияләр һәм эшкуарлыкны стимуллаштыру проблемалары, эшлекле климатны яхшырту мөмкинлекләре, бизнес-даирәне ныгыту һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышынды.
Бүген Рөстәм Миңнехановның «ПрайсвотерхаусКуперс» («PricewaterhouseCoupers» - PwC )  халыкара фирмалар челтәре президенты Деннис Нелли, «ПрайсвотерхаусКуперс» компаниясенең Үзәк һәм Көнчыгыш Ауропа буенча башлыгы Майк Кубина, «ПрайсвотерхаусКуперс» компаниясенең Россия буенча идарәче партнеры Дэвид Грей белән очрашулары планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?