ВИДЕО-АРХИВ:  

22.02.2012

13



Адымнар
Адымнар     

22.02.2012

39



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

185



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Икътисад, Рәсми хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов «ПрайсвотерхаусКуперс» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Бастырып чыгару өчен

26 Гыйнвар 2012,16:20

Яклар 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алышты

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ПрайсвотерхаусКуперс» («PricewaterhouseCoopers» – «PwC») халыкара фирмалар челтәре җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Давостагы (Швейцария) Бөтендөнья икътисади форумы кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Очрашуда яклар «ПрайсвотерхаусКуперс» компаниясенең Татарстан Республикасындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, шул исәптән 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларындагы партнерлык, республика икътисадына чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өлкәсендәге хезмәттәшлек, шулай ук белем бирү проектларын гамәлгә ашыру буенча Казан (Идел буе) федераль университеты белән хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты, дип хәбәр итте ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм «ПрайсвотерхаусКуперс» компаниясе вәкилләре шулай ук белгечләр әзерләү, икътисади стратегияләр эшләү һәм башка өлкәләрдә «PwC» белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү хакында да фикер алышкан.
Белешмә өчен. «ПрайсвотерхаусКуперс» («PricewaterhouseCoopers» – «PwC») компаниясе Татарстан предприятиеләре белән 1995 елдан бирле эшли. Бүгенге көндә «PwC» хезмәтләреннән «ТАИФ» ААҖ, «Татэнерго», «Казаноргсинтез», «Татнефть», «КАМАЗ», «Таттелеком», «Ак Барс» банкы, «Түбән Кама Нефтехим», «Ак Барс» холдинг компаниясе һәм башкалар файдалана. «PwC» офисы Казанда 2007 елда ачыла, 2011 ел ахырына анда 120 кеше эшләгән.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?